Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа ел бәхет китерсен дисәң

«Яңа елны ничек каршыласаң, ел шулай узар», дигән сүзне кемнең ишеткәне юк икән?! «Яңа елда барлык теләкләр кабул була» дигәне дә бар. Шушы сүзләргә ышанып, өстәлләр сыгылып торырлык аш-су әзерлибез. Ел буе ялгызлыктан интекмәгәем дип, Яңа елны кем белән булса да каршыларга омтылабыз. Нәрсәдер без теләгәнчә килеп чыкмаса, кәефебез кырыла,...

«Яңа елны ничек каршыласаң, ел шулай узар», дигән сүзне кемнең ишеткәне юк икән?! «Яңа елда барлык теләкләр кабул була» дигәне дә бар. Шушы сүзләргә ышанып, өстәлләр сыгылып торырлык аш-су әзерлибез. Ел буе ялгызлыктан интекмәгәем дип, Яңа елны кем белән булса да каршыларга омтылабыз. Нәрсәдер без теләгәнчә килеп чыкмаса, кәефебез кырыла, әйтерсең лә бәхетле булу-булмау шулардан гына тора. Ләкин бәхет хисенең бу йолаларны үтәү белән бер бәйләнеше дә юк, ул - кешенең эчке халәтенә бәйле.
Яңа елда барлык йолаларны, традицияләрне үтәмәсәң, ел уңышсыз була дигән сүзгә ышанмагыз. Яңа елны үзегезгә ничек уңай, шулай каршылагыз, сезгә дигән бәхет аңа карап кына борылып китмәс.
Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләрегез бозылса да, алдан ук үзегезгә начар программа биреп куймагыз. Иң яхшысы: бәйрәмне тыныч кына уздырып җибәрү. Ә аннан соң күз күрер, бәлки әле тагын да якынаеп китәрсез.
Инде бүләк сайлауга килсәк: ир белән хатын бер-берсенә бүләк алганда үзара хәбәрләшсеннәр дә, йортка кирәкле берәр уртак әйбергә тукталсыннар: ике як та отачак.
Яңа елны ялгыз каршылау да дөньяда юк гамәл түгел. Аны теләсә кем белән бәйрәм иткәнче, үзең генә булу яхшырак та әле. Йә, уйлап карагыз: кеше көйлисе юк, телевизордан җаның теләгән тапшыруны карый аласың, бәйрәмнән соң олавы белән савыт-саба юарга да кирәкми.
Балигълык яшенә җитеп килгән балаларның Яңа елны әти-әниләре белән каршылыйсы килмәү гаҗәп түгел. Мәҗбүриләп өйдә тотмагыз аларны. Ә үзегез исә Яңа ел төнен романтик кичәгә әверелдерегез: шәмнәр, талгын музыка, кайнар хисләр... Яңа елны гадәтләнгәнчә каршылый алмауга да бик офтанмагыз - искечә Яңа ел да бар бит әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел бәхет китерсен дисәң