Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Әй юллар, юллар, инде ничә еллар Аерыла алмыйм сездән мин...»

Рәсемдә: Марсель Гыймаевка «3 млрд. тонна Татарстан нефтен табу уңаеннан» медален ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды Мәгълүм җырның әлеге юллары нәкъ менә Марсель Гыймаев кебек гомерен тынгысыз да, җаваплы да, булганлык та таләп ителгән шофер һөнәренә багышлаганнарга атап язылгандыр. Кышның зәмһәрир салкыннары-буранымы, я булмаса язгы бозлавык, көзге яңгырлар, җәйнең чамасыз...

Рәсемдә: Марсель Гыймаевка «3 млрд. тонна Татарстан нефтен табу уңаеннан» медален ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды

Мәгълүм җырның әлеге юллары нәкъ менә Марсель Гыймаев кебек гомерен тынгысыз да, җаваплы да, булганлык та таләп ителгән шофер һөнәренә багышлаганнарга атап язылгандыр. Кышның зәмһәрир салкыннары-буранымы, я булмаса язгы бозлавык, көзге яңгырлар, җәйнең чамасыз кыздырган мәлеме - елның һәр фасылында бу төр хезмәттәгеләр руль артында юл салуда, нинди дә булса йөк, я булмаса икмәк ташуда... Соңгысы инде элеккеге чорларда авыл җирлегендә эшләмәсәң дә изге бурыч саналды, шәһәребез предприятиеләре хуҗалыкларга һәр җәйдә терлек азыгы әзерләү, уңыш ташу кебек җаваплы кампанияләрдә ярдәм итәргә алына иде бит. Технологик транспорт идарәсе шоферы Марсельнең дә көнне-төнгә ялгап "КамАЗ"ында Ютазы элеваторына көненә 3-4әр рейс юллаган чаклары бар иде. Югары Стәрледә туып-үсеп, ипекәйнең нинди тырышлык куеп үстерелүен яхшы белгән егет әнә шулай бер урактан да калмады, эшкә хирыс "авыл малае"ның иген басуларында күңеле тагын да җилкенеп, үзенә күрә бер төрле дәрт өстәлә иде.

Куәтле "КамАЗ" дисеңме, нефть тармагының төрле төр техникасы, трактор... - барсын иярләргә дә хокук таныклыклары бар аның. Шофер булып 40 ел эшләү дәверендә (хезмәт юлын ПАТПда башлап, аннары ДПМКда дәвам итә, соңгы 20 елда УТТда) һәр иртәсе юлда башланып, шушы юлларда бер генә дә өзеклеккә, аварияләргә юл куймый ул.

Ир кешегә йорт салу, малай үстерү, агач утырту фарыз, диләрме әле? Кулыннан барсы да килә торган Марсель Әкъмәлетдин улы Чалтаймас авылында менә дигән йорт җиткереп, гомерлек яры - Ленасы белән чөкердәшеп яшәп яталар. Уллары Марс белгечлек алып, күңеленә яткан эштә, гаиләсе белән башкалада яшәүче кызлары Гөлназ аларны бәхетле әби-бабай итте.

Кечкенә авылны тергезү, яшәтү, чыгып киткән авылдашларын янәдән нигезгә җыеп аны тагын да яшәртү нияте белән янган Гыймаевларга бик күпләр рәхмәтле. Ел да Сабантуй бәйрәмнәрен авылдашлар белән бергә җыелып, бик күңелле үткәрәләр. Менә быел да барсы да чишмә буена милли бәйрәмебезгә җыелыр, туган якны җирсеп читтәгеләр дә кайтып төшәрләр...

Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев