Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Востокнефтеспецмонтаж” җәмгыяте җитәкчесе Илшат Зарипов куйган максатында тәвәккәл

Илшат Зариповның гомер юлы каршылыклар илә җиңүләрдән тора. Куйган максатында тәвәккәл, үҗәт. Ул җитәкләгән "Востокнефтеспецмонтаж" җәмгыятендә эшләвебез белән хаклы горурланабыз. "Тормышта ерак аралыкка юл алсаң, йөгереш тактикасы булу кирәк. Стартта ук каударланма. Җиңүләр бары тик аңа ихлас ышанган, ни теләвен яхшы белгәннәргә генә тәти", - дип язган танылган язучы-замандашыбыз Михаил...

Илшат Зариповның гомер юлы каршылыклар илә җиңүләрдән тора. Куйган максатында тәвәккәл, үҗәт. Ул җитәкләгән "Востокнефтеспецмонтаж" җәмгыятендә эшләвебез белән хаклы горурланабыз.


"Тормышта ерак аралыкка юл алсаң, йөгереш тактикасы булу кирәк. Стартта ук каударланма. Җиңүләр бары тик аңа ихлас ышанган, ни теләвен яхшы белгәннәргә генә тәти", - дип язган танылган язучы-замандашыбыз Михаил Веллер. Илшат Индус улы да тормыш юлында нәкъ шул гыйбарәне тота кебек. Кечкенәдән спортка хирыс, нык бәдәнле, көчле ихтыярлы булып үскән егет армия сафларында хезмәт иткәндә дә үзен тиз таныта, аны шундук спортротага билгелиләр. Ярышлардан кайтып керми, нинди генә җиңүләр яуламый!

Күрәсең, гаиләдә спортка зур игътибар бирелгән, апасы Әлфия дә тимераякта шуу буенча спорт мастеры. Ә инде гаилә башына килгәндә, Урсай авылы кызы Нәкыя белән Сәпәй егете Индус мәхәббәт җепләрен туган яклары Азнакайда ныгытып, шушында гаилә корып, берникадәр гомерне Казахстан якларында яшәп үткәрәләр. Туган якны сагыну хисе барыбер үзенә әйләндереп кайтара. Бүген алар уллары Илшат яңарткан нигездә Урсай авылында бик матур яшәп яталар.


Солдат гимнастеркасын салуга, Илшат УТТга шофер булып урнаша. 1990 елларда, ил икътисады тамырдан үзгәреш алганда, аңарда үз эшен ачу теләге уяна. Тәвәккәл таш яра, диләр, бар кыюлыгын җигеп, эшкә дә керешә. Зур дистанциягә куелган максатны ул әүвәл кечкенә адымнардан башлый. Башта кибет, аннары зур булмаган төзү оешмасы... Дөрес, бер генә адым да җиңел генә бирелми. Үргә менгән чаклар да, аска шуышкан мәлләр дә була.

Бизнес бит ул. 2001 елда яңа ширкәткә нигез салып, тотрыклы гына эшләп китә. Политехник институтның механика факультетын тәмамлау да бик ярап куя, белемле - меңне егар, дигәннәр. "Востокнефтеспецмонтаж" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бүгенге көндә заманча техника, перспектив технологияләр белән җиһазланган, икътисад базарында үз урыны булган, "Газпром" ачык акционерлык җәмгыяте раслаган оешмалар реестрына кертелгән.

Төп башкарган эшебез - илнең бер почмагыннан икенчесенә сузылган газүткәргечләрне алыштыру, ремонтлау, реконструкцияләү. Төзелештәге бай тәҗрибә, югары дәрәҗәдәге мобильлелек, персоналның профессиональлелеге гаять катлаулы эшләрне дә заказчы куйган срокта, сыйфатлы башкарып чыгу мөмкинлеге бирә. Шушы кыска гына вакыт эчендә җәмгыять ышанычлы квалификацияле подрядчы булып җитеште.

Төзү-монтаж эшләренең еллык күләме тотрыклы рәвештә арта. Киләчәккә адымнарыбыз ныклы, максатлар зур. Әлбәттә, боларның барсы да иң беренче чиратта җитәкченең эшне оештыра белүенә, аның абруена бәйле.


Илшат Индус улы инновацион технологияләрне кыю куллана, матди-техник базаны тагын да киңәйтү өстендә максатчан эшли. Производстводагы алгарышлардан тыш, "Востокнефтеспецмонтаж" җәмгыяте районның иҗтимагый тормышында да актив оешмаларның берсе. Район спортчыларын республика ярышларына йөртүдә, хәрби чакырылыш вакытында егетләрне башкалага алып баруда, гомумән, техника кирәк булганда, беркайчан да ярдәм итми калмыйбыз.

Безнең егетләр ирекле халык дружинасында да актив катнашалар. Милләтебезнең изге бәйрәмнәре - Корбан гаетендә, Сабантуйларда игелек гамәлләре кылуны да җитәкчебез үзенең намус эше саный. Үзе белем алган шәһәребезнең 2нче урта мәктәбенә ярдәме хакында бик күп сөйләп булыр иде.


150 азнакайлыны тотрыклы эшле иткән җәмгыятьтә социаль як та тиешенчә кайгыртылган. Яшь гаиләләргә ссудалар белән ярдәм ителә, әфган, чечен сугышы ветераннары да игътибар үзәгендә.
Илшат Индус улы һәм Илмира Әнвәр кызы Зариповларның гаять тыйнак, тату, бердәм гаиләсендә ике бала - Марат белән Ләйлә үсте. Уллары башкалада яши, кызлары мәктәп укучысы. Гаиләдә музыка яраталар, табигатькә мөкиббәннәр.

Ә инде спорт турында әйтәсе дә юк. Чак кына буш вакыты табылдымы, Илшат Зарипов велосипедына утырып туган ягы матурлыгын хозур кыла.


Җитәкчебезне гомеренең кыл уртасы бәйрәме белән ихластан котлап, аңа саулык-сихәтлек, гаилә тигезлегендә, якыннарының җан җылысын тоеп, бары тик бәхетләр генә кичереп яшәвен телибез!


"Востокнефтеспецмонтаж"

җәмгыяте коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Востокнефтеспецмонтаж” җәмгыяте җитәкчесе Илшат Зарипов куйган максатында тәвәккәл