Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Владимир Путин 2015 нче елны Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итте

Президент уртача гомер озынлыгын 74 яшькә җиткерү бурычын куйды Россиядә 2015 нче ел Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы булачак. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Кремльдә Федераль Җыенга еллык юлламасы белән чыгышында хәбәр итте. Илбашы билгеләп узганча, быел сәламәтлек саклауның глобаль рейтингында Россия тәүге тапкыр имин ил...

Президент уртача гомер озынлыгын 74 яшькә җиткерү бурычын куйды

Россиядә 2015 нче ел Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы булачак. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Кремльдә Федераль Җыенга еллык юлламасы белән чыгышында хәбәр итте.

Илбашы билгеләп узганча, быел сәламәтлек саклауның глобаль рейтингында Россия тәүге тапкыр имин ил дип танылган. "Бездә уртача яшәү дәвамлылыгы хәзерге вакытта 71 яшьне тәшкил итә. Якын арада уртача гомер озынлыгын 74 яшькә кадәр арттыруга нигез бар дип саныйм, шулай ук үлем күрсәткечләрен киметүдә сыйфатлы динамикага ирешү өчен мөмкинлекләр бар дип уйлыйм", - диде Путин.

Президент халык үлемендә төп сәбәпләрнең берсе йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан булуына ишарәләп, 2015 нче елны йөрәк -кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итү ниятен җиткерде.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/12/04/104225/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Владимир Путин 2015 нче елны Йөрәккан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итте