Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветеран Иван Сергеев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Ни кызганыч, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч авырлыгын үз җилкәләрендә тойган, кургаш яңгыры, мина шартлаулары астында шуыша-атлый меңәрләгән чакрым фронт юлларын узган, күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашкан, илгә җиңү алып кайткан яугирләребезнең сафы, еллар узу белән, сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Аларның иң яшь дигәннәре дә бүген инде тугызынчы дистәләрен тутырып килә... Наил...

Ни кызганыч, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч авырлыгын үз җилкәләрендә тойган, кургаш яңгыры, мина шартлаулары астында шуыша-атлый меңәрләгән чакрым фронт юлларын узган, күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашкан, илгә җиңү алып кайткан яугирләребезнең сафы, еллар узу белән, сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Аларның иң яшь дигәннәре дә бүген инде тугызынчы дистәләрен тутырып килә...
Наил АБДУЛЛИН
Актүбә эшчеләр бистәсендә гомер кичерүче, шушы көннәрдә үзенең туксанынчы туган көнен билгеләп үткән Иван Зиновьевич Сергеев шундый хөрмәт ияләренең берсе. Баулы районының Бакалы авылы егете Иванны Кызыл Армия сафларына 1942 ел башында чакыралар. Ерак Көнчыгыштагы хәрби частьларның берсендә кече командирлар хәзерләүче полк мәктәбен тәмамлаганнан соң, аларны Көнбатыш фронтына җибәрәләр. 1943 елның октябрендә Белоруссиянең Витебск шәһәре янында барган бәрелешләрнең берсендә сержант Сергеев каты яралана - снаряд кыйпылчыгы уң кул чугын өзеп алып китә. Госпитальдә дәваланганнан соң, 2нче төркем инвалидлык биреп, аны хәрби хезмәттән азат итәләр.
...Туган якларына гарипләнеп (сыңар кул белән дип әйтергә була) кайткан фронтовик өчен эш табу җиңел булмый. Шулай да җае чыга - беркадәр вакыт колхозда кладовщик булып эшләгәннән соң, ике ел Баулы саклык кассасы инспекторы вазифасын башкара. Аннан "Баулынефть" нефть промыселлары идарәсенә (НПУ) караган ЖКХ трестына күчә, йортлар идарәсе управляющие итеп билгеләнә.
Актүбә эшчеләр бистәсенә күчеп килгәч, Иван Зиновьевич 25 ел буена "Актүбәнефть" идарәсенең пар-су белән тәэмин итү цехында кладовщик-экспедитор булып эшли. Намуслы, тырыш хезмәте медаль, Мактау грамоталары белән билгеләп үтелә. Коллективы Иван Сергеевны онытмый, әледән-әле хәл белешеп, бәйрәмнәргә чакырып, бүләкләп тора. 90 яшьлек юбилее уңаеннан Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, социаль яклау бүлеге начальнигы Газинур Газизов, "Азнакайнефть" идарәсе профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов, Актүбә муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Мөхәммәтҗанов Иван Зиновьевичның өендә булып, район җитәкчелеге исеменнән туган көне белән тәбрик иттеләр, бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеран Иван Сергеев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте