Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ватанны саклау – ир-егетнең изге бурычы!

Узган атнада районыбызның 13 егете беренчеләрдән булып РФ хәрби частьләренә хезмәт итәргә китте. Хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеев егетләр белән инструктаж уздырды, яңа «тормыш мәктәбе» - армиягә алынулары белән котлады. Бу чакырылыш егетләре аеруча кыю булдылар ахры: мин аларның йөзләрендә бер тамчы сагыш, кәефсезлек билгеләре дә күрмәдем. Мәсәлән, оборона...

Узган атнада районыбызның 13 егете беренчеләрдән булып РФ хәрби частьләренә хезмәт итәргә китте.

Хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеев егетләр белән инструктаж уздырды, яңа «тормыш мәктәбе» - армиягә алынулары белән котлады. Бу чакырылыш егетләре аеруча кыю булдылар ахры: мин аларның йөзләрендә бер тамчы сагыш, кәефсезлек билгеләре дә күрмәдем. Мәсәлән, оборона минстрлыгының баш идарәсендә (ГУМО) хезмәт итәргә юллама алган Денис Ануфриев «армияне һәркем узарга тиешле тормыш чоры» дип саный. Иң яшь чакырылучыларның берсе булган Рәис Әзһәмов та шундый ук фикердә:

- Армиядә хезмәт итүгә мин уңай карыйм. Мәҗбүри рәвештә хезмәт итеп булмый. Сәламәтлегең яхшы булып, физик яктан чыныккан булсаң гына хезмәт итүе җиңел булачак. Минем сәламәтлегем яхшы һәм десантчы булып хезмәт итәчәгемә бик шатмын.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Шәрипов, имам-мөхтәсиб урынбасары Азат хәзрәт, чиркәү башлыгы Сергий атакай егетләргә хәерле юллар һәм яхшы хезмәт итүләрен теләделәр.

Армиягә китүчеләр арасында югары уку йортларын, техникум, һөнәри лицейларны тәмамлаучылар да бар иде. Алар Россия Федерациясенең хәрби диңгез флоты, хәрби һава, космик, коры җир хәрби көчләрен тулыландырачаклар. Быел районыбызның 150 егете хәрби хезмәткә алынырга тиеш.

О. Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев