Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Узган чәршәмбедә район һәм шәһәр Мәдәният йортында зона семинар-киңәшмәсе узды

Узган чәршәмбедә район һәм шәһәр Мәдәният йортында авыл җирлекләре башлыклары катнашында зона семинар-киңәшмәсе узды. Республиканың 7 районыннан килгән кунакларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде һәм районның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре белән таныштырды. Киңәшмәнең нәкъ менә Азнакай районында узуы юкка гына түгел. Димәк, районыбызда муниципаль берәмлекләр эшчәнлеген башкаларга үрнәк итеп...

Узган чәршәмбедә район һәм шәһәр Мәдәният йортында авыл җирлекләре башлыклары катнашында зона семинар-киңәшмәсе узды.
Республиканың 7 районыннан килгән кунакларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде һәм районның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре белән таныштырды. Киңәшмәнең нәкъ менә Азнакай районында узуы юкка гына түгел. Димәк, районыбызда муниципаль берәмлекләр эшчәнлеген башкаларга үрнәк итеп күрсәтергә була. Район җитәкчелегенең авыл җирлекләрендә халык белән күзгә-күз очрашулар үткәрүе, булган проблемаларны уртага салып хәл итү; шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермаларына ярдәм максатыннан, савым сыерлары 4 баштан арткан хуҗалыкларга савым аппаратлары бирү; авылда яшәүче яшь гаиләләр, әти-әни, балаларны яклауга юнәлдерелгән төрле масштаблы ярдәм чаралары оештыру; социаль-көнкүреш объектларына капиталь ремонт, төзекләндерү эшләре; модульле фельдшер-акушерлык пунктлары; халыкны чиста су белән тәэмин итү... - болар барысы да соңгы елларда районда башкарылган күпләргә үрнәк итеп алырлык эшләр. ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров та үз чыгышында районыбызда яхшы үзгәрешләрнең күп булуын, азнакайлыларның активлыгын, үз авылы киләчәге өчен тырышып йөрүен билгеләп үтте. "Авыл тормышында халыкның үзенең актив булуы кирәк. Битараф булып, "миңа барыбер" дип йөрсәләр, бернинди уңышка да ирешеп булмый", - диде ул.
Киңәшмә барышында муниципаль берәмлекләр эшчәнлегендә мөһим мәсьәләләрне күтәреп, ТР Президенты Аппараты, ТР прокуратурасы, салым хезмәте идарәсе, юстиция, финанс, мәгълүмат һәм элемтә, экология һәм табигать ресурслары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре, икътисад, РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыклары вәкилләре чыгыш ясады һәм сорауларга җаваплар бирде. Авыл башлыклары әнә шулай бергәләп норматив-хокукый документлардагы үзгәрешләр белән танышып кына калмадылар, ә бәлки үзара аралашып, тәҗрибә туплап, бергәләп проблемаларны чишү юлларын да эзләделәр.
Җирле үзидарә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме белән тәңгәл килүе сәбәпле, киңәшмәдә котлаулар да күп булды. Бүләкләнүчеләр арасында да үзебезнең авыл башлыкларының күпчелекне тәшкил итүе, район халкы өчен зур горурлык ул.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Узган чәршәмбедә район һәм шәһәр Мәдәният йортында зона семинаркиңәшмәсе узды