Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урсай авылында яралы ябалак тапканнар

Урсай авылында яшәүче Рузилә апа Зарипова безгә бер канаты яраланган ябалак фотосын җибәрде.

Аны кунакка кайткан улы Фирдәвес Зарипов урамда үзләренең тыкрыгыннан табып алып кайткан.

– Ферма янында олы агачлар үсә, Ыкның теге ягында әрәмәлек. Кайдан очып килгәндер. Азык эзләгәндер инде. Песи яраладымы, төлкеме икән? Төлкеләр дә йөри авылда диделәр. Ябалакны өйдә кәгазь тартмага салып куйдык. Әле читләшә, ашарына ит биргән идек, авыз итмәде. Улым иртәгә Казанга китә, ветеринария институтына илтәм, бәлки дәвалый алырлар диде, – ди Рузилә апа.

Аның моңа кадәр беркайчан да ябалак күргәгәне булмаган. Көтелмәгән урман кунагына хәтта Казандагы оныклары да шат, тизрәк ябалакны күрергә атлыгып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев