Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урманны янгыннардан саклыйк!

Табигать кочагында ял итәргә уңайлы вакыт җитте. Әмма күңел ачулар еш кына күңелсез тәмамлана. Янгыннар табигатькә зур зыян сала. Янгын куркынычы булган вакытта урманга барудан тыелыгыз! Ә инде табигатькә чыккансыз икән, түбәндәге кагыйдәләрне онытмагыз: учак кабызулар катгый тыела. Янып торган шырпы, тәмәке төпчекләре ташларга, тартырга, мылтыктан атарга, пиротехник әйберләр кулланырга,...

Табигать кочагында ял итәргә уңайлы вакыт җитте. Әмма күңел ачулар еш кына күңелсез тәмамлана.

Янгыннар табигатькә зур зыян сала. Янгын куркынычы булган вакытта урманга барудан тыелыгыз! Ә инде табигатькә чыккансыз икән, түбәндәге кагыйдәләрне онытмагыз: учак кабызулар катгый тыела. Янып торган шырпы, тәмәке төпчекләре ташларга, тартырга, мылтыктан атарга, пиротехник әйберләр кулланырга, май, керосин, бензин һәм яна торган башка сыекчалар сеңгән чүпрәкләр ташлап калдырырга ярамый. Шулай ук бакларга ягулык салу, төзек булмаган двигательле техниканы басуларга эшкә чыгару тыела. Урман яннарында, ачыклыкларында да чүп, пыяла ватыклары, шешәләр калдырмаска кирәк. Басуларда, кырларда камылга һәм үләннәргә ут төртмәгез!

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар дисциплинар, административ һәм җинаять җаваплылыгына тартыла.

Әгәр янгын чыганагы күрсәгез, кичекмәстән янгынга каршы хезмәт телефонына шалтыратыгыз (01, кесә телефоныннан - 112). Әгәр янгын астан килсә һәм бер урында гына булса, үзегез сүндерергә тырышып карагыз. Ылыслы агачларның ботаклары белән томалап, су сибеп, ут өстенә дымлы балчык ташлап, аяк белән таптап, сез янгын учагын баса аласыз. Торф янгыннарын исә бер үк вакытта казып һәм су сибеп сүндерәләр. Ләкин мавыгып китмәгез: юллардан һәм сукмаклардан эчкә кермәскә, иптәшләрегезне игътибарыгыздан югалтмаска тырышыгыз, бер-берегезне күреп, элемтәдә торыгыз. Ут белән сак эш итегез!

"Азнакай урманчылыгы" ДКУ, "Бөгелмә урманы" ДБУ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев