Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укучылар – наркотикларга каршы

Узган атна ахырында Азнакай 9 нчы урта мәктәбендә "Мөстәкыйль балалар" республика наркотикларга каршы проектында катнашучыларга бонус карталары тапшырылды. Мәгариф идарәсе начальнигы Дамир Гыйләҗев тантананы ачып, проектта катнашучы укучыларның "Мөстәкыйль балалар" хәрәкәтенең йөрәге булын билгеләп үтте һәм проектның социаль партнерлары - Азнакай боз сарае, "Дельфин" һәм "Көмеш су" сәламәтләндерү үзәкләренә рәхмәтен...

Узган атна ахырында Азнакай 9 нчы урта мәктәбендә "Мөстәкыйль балалар" республика наркотикларга каршы проектында катнашучыларга бонус карталары тапшырылды.

Мәгариф идарәсе начальнигы Дамир Гыйләҗев тантананы ачып, проектта катнашучы укучыларның "Мөстәкыйль балалар" хәрәкәтенең йөрәге булын билгеләп үтте һәм проектның социаль партнерлары - Азнакай боз сарае, "Дельфин" һәм "Көмеш су" сәламәтләндерү үзәкләренә рәхмәтен белдерде.

Бонус карталары проектта катнашучы өстәмә белем бирү учреждениеләре, спорт секцияләре, коммерция предприятиеләре, мәдәният учреждениеләре хезмәтләренә төрле ташламалар алырга мөмкинлек бирә.

Проект икенче елын гамәлдә. Бу вакыт эчендә районыбызда йөздән артык укучы (Азнакайның 9, 2 нче урта мәктәпләре, Азнакай һәм Актүбәнең Балалар иҗат үзәкләре) әлеге хәрәкәткә кушылып, килешү төзеде. Сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар үзләренең дөрес юл сайлауларына тагын да ныграк инандылар.

Бонус карточкаларын ТР буенча Россиядә наркотиклар әйләнешен күзәтүдә тоту буенча федераль хезмәт идарәсенең ведомствоара эшчәнлек һәм профилактика бүлеге начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Лилия Власова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев