Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уку китаплары түләүлеме, бушкамы?

Уку китаплары белән тәэмин итү турында соңгы вакытта җәмгыятьтә фикер алышулар көчәйде. Федераль дәүләт стандартларын керткән чорда бу мәгариф системасында иң катлаулы мәсьәләгә әверелде. Аның хакында массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылды, мәсьәлә ТР Прокуратурасы һәм исәп-хисап палатасы тарафыннан өйрәнелде, ТР Министрлар Кабинеты утырышында тикшерелде. Мәгълүмати-методик үзәкнең белем бирү процессын программа-методик һәм...

Уку китаплары белән тәэмин итү турында соңгы вакытта җәмгыятьтә фикер алышулар көчәйде. Федераль дәүләт стандартларын керткән чорда бу мәгариф системасында иң катлаулы мәсьәләгә әверелде. Аның хакында массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылды, мәсьәлә ТР Прокуратурасы һәм исәп-хисап палатасы тарафыннан өйрәнелде, ТР Министрлар Кабинеты утырышында тикшерелде. Мәгълүмати-методик үзәкнең белем бирү процессын программа-методик һәм ресурлар белән тәэмин итү буенча методисты Г.Игътисамова бу хакта түбәндәгеләрне хәбәр итте:
-Уку китаплары белем бирү программасы буенча мәгариф учреждениесе тарафыннан расланган уку китаплары һәм әсбаплары исемлеге нигезендә сайлап алына ("Мәгариф турында" РФ Законының 32 нче маддәсе, 2 нче пункты, 55 нче маддәсе, 4 нче пункты). Белем бирү программаларын раслаганда аларның белем бирү дәрәҗәсенә һәм булган китаплар фондына туры килүе, шулай ук мәгариф стандартлары гамәлдәге чорда бушлай бирелә торган уку китапларын тулысынча файдалану мөмкинлеге исәпкә алына. Уку китаплары бик күп, шуңа күрә сайлап алганнарының оптималь булуы мөһим. Уку китаплары белән белән бергә уку процессында укыту әсбаплары булган басмалар да файдалана ала.
Гомумбелем бирү мәгариф учреждениеләрендә китапларның норматив куллану вакыты - федераль дәүләт мәгариф стандартлары вакыты чыкканчы.
Уку китапларына заказ мәгариф учрежденисе эчендә формалаша һәм раслана. Заказ формалаштырганда федераль дәүләт мәгариф стандартлары таләпләре, төбәк үзенчәлекләре, мәгариф учреждениесенең тибы, укучыларның саны, яңартылган муниципаль белешмәләр банкы нигезендә база һәм профиль дәрәҗәсендә фәннәрнең уку китаплары белән тәэмин ителеше исәпкә алына. Фәннең бердәм авторлык линиясен сакларга тырышырга кирәк.
Икенче буын яңа федераль дәүләт мәгариф стандартлары кертелгәч, 1-2 сыйныф укучылары тулысынча бушлай яңа китаплар белән тәэмин ителде. Шулай ук башка укучыларга да бушлай яңа һәм мәгариф учреждениесе фондында булган китаплар бирелде.
Дәфтәр-китаплар, эш дәфтәрләре, дидактик материаллар, мөстәкыйль эш өчен материаллар һәм бер тапкыр файдаланыла торган басмалар бюджет хисабына кертелмәгән, бары тик ата-ана акчасына, әгәр алар барысы да риза булып, кул куйган очракта гына сатып алына.
Уку китаплары һәм әсбаплары белән тәэмин итү тәртибе турында кызыксындырган сораулары булса, әти-әниләр мәктәпкә яки мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә ала.
Ә укучыларны уку китаплары белән тәэмин итүдә закон бозу очраклары хакында мәгълүмати-методик үзәккә яки түбәндәге кайнар телефон линиясе буенча хәбәр итәргә була: 7-14-87, 7-59-90.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Уку китаплары түләүлеме, бушкамы?