Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тыл ветераны Сәйдә Зарипованың 90 яшенә бөтен Мәлбагыш җыелган

Авыр сугыш елларында какча иңнәренә ир-ат йөге салган апа-әбиләребезнең үҗәтлеге-сабырлыгына хәйран калмалы. Алар кичкән язмыш тарих битләренә алтын хәрефләр белән язарлык. ... Ютазы элеваторына алар иртәнге эңгердән үк кузгалды. Ни дисәң дә юл шактый ерак, кышкы көн бик тиз үтеп китә, әле кире әйләнеп кайтасы да бар. Зәмһәрир суык җиле...

Авыр сугыш елларында какча иңнәренә ир-ат йөге салган апа-әбиләребезнең үҗәтлеге-сабырлыгына хәйран калмалы. Алар кичкән язмыш тарих битләренә алтын хәрефләр белән язарлык.

... Ютазы элеваторына алар иртәнге эңгердән үк кузгалды. Ни дисәң дә юл шактый ерак, кышкы көн бик тиз үтеп китә, әле кире әйләнеп кайтасы да бар. Зәмһәрир суык җиле өстенә, җитмәсә, бераз кары да төшкәләп тора. Кышкы көнне белмәссең, бураны да кузгалыр. Шулай да, бер ниятләгәч, юлга чыктылар. Тик менә "каты-коты" ашап торган саен бетеренүгә барган ат бахырлар гына сынатмасын. Бар өмет шуларда.

Юлның яртысын үтәр-үтмәстә Сәйдәнең аты чыгымлый башлады. Дилбегәсен бер бушатып, бер тарткалап караса да, малкай бүтән барыр рәтем юк, дигәндәй, башын артка боргандай итте дә, юлга сузылып та ятты. Сәйдә чанадан төшеп йөгереп килгәнче, җан биреп өлгергән иде инде. Гөнаһ шомлыгына, бергә сәфәр чыккан иптәшләре дә шактый китеп өлгергән. Буран аларның инде эзен дә күмгән. Чанасы өстенә менеп утырудан башка чара калмады аңа. Әле ярый атлы узгынчы очрады, хәлне аңа аңлатып, Мәлбагыштан ярдәм килүен көтәргә генә калды. Тора-бара суык җилеккә үтте. Кыз чанадан төшеп йөгергәләп-сикергәләп тә карады, арыгач тагын менеп утыра...

Хәзер әнә шул чакларны уйлый да гаҗәпкә кала: ничек түзелгән, ничек өшеп үлмәгән?

Сугыш елларының тылдагы бар ачысы, авырлыгы аның кебек җитү кызлар, үсмерләр, ирләрен фронтка озатып итәк тулы балалары белән калган хатыннар җилкәсенә төште. Җигелеп колхоз йөген дә тарттылар, төн йокламый солдатларга оекбаш, бияләй бәйләделәр...

Җиңү шатлыгын кичереп, тыныч тормышта яши башлагач та Сәйдә кебек кияүгә чыгарга "сәгате җиткән" кыз-кыркынга бәхет дигәнең елмаерга бик ашыкмады. Бу бәхетне сугыш урлады - чордаш егетләренең күбесе яу кырында ятып калды. Нишлисең бит, язмышка ни язган дип, ансына да күнделәр. Әмма... үзеңә насыйп булса, кияү дә табыла икән ул. 50 яше узып барган Сәйдәне Үзбәкстаннан туганнарына кунакка кайткан егеткә димләделәр. Бу якларны бик ошаткан Мадъякубның да китәсе килмәгән. 35 ел тату гомер итте алар, тик бала сөю шатлыгы гына тәтемәде.

Гомерен туган авылында үткәргән Сәйдә Зарипова лаеклы ялга чыкканчы фермада сыер сауды. Шөкер, хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә тырышлыгын күрә, бәяли белде. Мактау кәгазьләре, медальләре шактый. Тик менә карты гына юк инде, аны ялгызы калдырып, өч ел элек бакыйлыкка күчте.

Тыл ветеранының 90 яшенә әллә тагын бөтен Мәлбагыш җыелган. Әбекәйнең җыйнак, пөхтә, җылы өе халык белән шыгрым тулы. Авылның ветераннар советы рәисе җитәкчелегендә өлкәннәр, мәдәният хезмәткәрләре, сәхнә үзешчәннәре (аларын юбилярның "коллегалары" дисәң дә була, чөнки Сәйдә апа үзе дә җыр остасы, бер бәйрәм дә ансыз үтми), туган-тумача, күрше-күлән... Сүз алган берен исең китеп тыңлыйсың: туксан яшьлек әбиебез әле дә бакча тутырып чәчәкләр, яшелчә, җиләк - җимешен, хәтта телеңне йотарлык итеп карбыз-кавынын үстерә, өчәр оя күркә, ишле итеп тавык-чебеш тота (аларны кычыткан, файдалы үләннән өзми), һәр елны Корьән ашына җыя, хәрәкәттә - бәрәкәт, дип көнгә бер-ике авылны урап, һавада йөреп кайта, авылдашларының, күршеләрнең хәл-әхвәлен белешеп тора, киңәш-табышыннан ташламый... Бүгенге табындагы үз тавыгыннан пешкән ашка токмачны да үзе кискән. Тәме әле дә авызда калды. Биш ел аны тәрбияләп, инде өйдә үз кеше булып беткән социаль хезмәткәр Илгизә Хафизова әзерләгән бәлеш тә телеңне йотмалы. Сәйдә апаның гармунга кушылып борынгы көйне бормалап-бомалап сузуына хәйран калмалы, каян чыга бу тавыш?! Ходайдан бирелгән сәләт олыгайгач та сүрелмәгән, үзәкләрне өзә.

-Сиксәнгә җиткәнне сизмәгән дә идем, туксанны бигрәк тә, - дип елмая Сәйдә апа. Шәт, йөзен дә җиткерергә, әнә шулай авылдашлар, райондашлар хөрмәтендә рәхәт яшәргә язсын!

Тыл ветераны Сәйдә Зарипованы район башлыгы, РФ Президенты исеменнән 90 яше белән котлап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Сөләйманова, социаль яклау идарәсе вәкиле Фәүзия Бакирова, Мәлбагыш авыл биләмәсе башлыгы Ильмира Әхтәмова чәчәк бәйләмнәре, бүләкләргә күмделәр.

Лиза Нурлыева

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тыл ветераны Сәйдә Зарипованың 90 яшенә бөтен Мәлбагыш җыелган