Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туйкә авылында яшәүче Зөфәр Камалов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Туйкә авылында яшәүче Зөфәр Камаловү үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Лениногорск районының Шөгер авылында туган, умартачы, Туйкә һәм Карамалы мәктәпләрендә хуҗалык мөдире булып эшләгән. Ветеранны олуг юбилее белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде һәм РФ Президентының Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды. Түбәндә без Зөфәр ага турында килене Рәмилә...

Туйкә авылында яшәүче Зөфәр Камаловү үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Лениногорск районының Шөгер авылында туган, умартачы, Туйкә һәм Карамалы мәктәпләрендә хуҗалык мөдире булып эшләгән. Ветеранны олуг юбилее белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде һәм РФ Президентының Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды. Түбәндә без Зөфәр ага турында килене Рәмилә Салихованың язмасын бирәбез.

Серле курай моңы күңелдә яшеренеп яткан хисләрне уята да, шул серле көй сине сихри дөньяга алып кереп китә. Курай моңында иртәнге кояш нурлары да, сандугачларның чут-чут итеп сайраулары да, ләйсән яңгырның әкрен генә шыбырдавы да, төнге күктәге йолдызларның ялтыравы да чагыла.

Әти кулына курай алып, моңлы көйне сузып җибәрүгә, күз алдыннан әкрен генә тормыш йомгагы сүтелә башлый... Килен булып төшкән ап-ак карлы кыш айлары, беренче күмәк гаилә бәйрәмнәре, балаларның беренче адымнары, туганнар, дуслар белән оештырылган печән өмәләре, әни белән җиләккә барулар, түгәрәк өстәл артында ул пешергән чәк-чәк белән тирләп-пешеп самовардан чәй эчүләр һәм тагын бик күп, бик күп күңелле мизгелләр...

Чыннан да, чын күңелдән рәхмәтле мин биатаем белән бианаема. Үз кызлары кебек мине кабул итеп, акыллы киңәшләрен биреп, тормыш итү серләренә өйрәткәннәре, һәрдаим ярдәм итеп торганнары өчен. Бүгенге көндә әтиебез белән әниебез балаларының хөрмәтен һәм ярдәмен тоеп, Туйкә авылында әкрен генә гомер кичерәләр. Өстәлләре һәрвакыт сый-хөрмәт белән тулы, ачык йөзле, кунакчыл әтиебез белән әниебез һәр туган көнгә сөенеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләрен җиткереп яшиләр. Җәй аеның иң матур көннәрендә әтиебез Камалов Зөфәр Сәлах улына 90 яшь тулды. Гомер юлында ачлыкны, ялангачлыкны, үги әни тәрбиясен күреп, авыр сугыш елларын кичергән, намуслы хезмәт юлын үткән әтиебез һәрвакыт ачык күңелле, шаян телле, кунакчыл. Тормышның нинди генә вакыты булмасын, аның иң якын сердәшләре - курае белән тальяны көч биргәндер. Әле хәзер дә олы яшьтә булуына карамастан, безне, балаларын, курай уйнап, тальян тартып, тылсымлы моң дигән илгә сәяхәт иттерә. Үзеңнән үзең я елмаясың, я күзләреңә яшь тула...

Әти! Мең рәхмәтләр яусын сиңа! Курай, тальян моңы сине күп еллар әле дәртләндереп, яшәргә өмет биреп торсын. Син уйнаган көйләр дәртле дә, моңлы да, шул ук вакытта үзенчәлекле дә. Үз кулларың белән ясаган, күз нурларың кергән курайларың безгә бик кадерле. Курай моңы буыннан-буынга күчеп, киң далаларны, биек Чатыр тауларын иңләп мәңге яшәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туйкә авылында яшәүче Зөфәр Камалов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте