Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Турнир традициягә әверелде

"Оазис" бильярд клубында районның хөрмәтле шәхесе буларак якты эзен калдырган Бөек Ватан сугышы ветераны Канәгать Газизуллин истәлегенә традицион турнир узды. - Әтиебез, бабабызның арабыздан мәңгелеккә китүенә дә алты ел булды инде, әмма ул һәрчак безнең күңелләрдә. Аның хөрмәтенә ел саен ветераннар арасында менә шундый турнирлар үткәрәбез. Анда спорт белән мавыккан,...

"Оазис" бильярд клубында районның хөрмәтле шәхесе буларак якты эзен калдырган Бөек Ватан сугышы ветераны Канәгать Газизуллин истәлегенә традицион турнир узды.

- Әтиебез, бабабызның арабыздан мәңгелеккә китүенә дә алты ел булды инде, әмма ул һәрчак безнең күңелләрдә. Аның хөрмәтенә ел саен ветераннар арасында менә шундый турнирлар үткәрәбез. Анда спорт белән мавыккан, сәламәт яшәүне хуплаган, бильярдка битараф булмаган райондашларыбыз бик теләп катнаша, - диләр ярышларны оештырган Галиевлар һәм Газизуллиннар.

Баксаң, шәһәребездә бильярд белән мавыгучылар шактый икән. Канәгать Газизуллинның кызы Розалия ханым бәйгедә катнашучыларның саны елдан-ел арта баруын, хәзер инде бильярдчыларның дүрт дистәгә җитүен әйтте.

Ярышларның төп хөкемдары Рулфит Рәхмәтуллин әүвәл шартлар белән таныштырып үтте һәм бәйгене ачык дип белдерде. Уеннар берьюлы 3 өстәлдә барды. Бильярд белән мавыгып, көннең үткәне сизелми дә калган, тышта караңгы иңгән. Бәйгене икенче көнне дә дәвам итәргә булдылар. Бу көнне иң көчлеләр ярышты. Шулай итеп, иң яхшы нәтиҗәләрне Арсенал Ахунов яулады, аннан азга гына калышып, Айдар Заһиров икенче урынга чыкты, ә инде өченче урында - Владимир Кузнецов, дүртенчедә - Витаил Мәҗитов. Җиңүчеләр грамоталарга һәм акчалата бүләкләргә лаек булды. Уеннарда катнашкан иң өлкән спортчы 85 яшьлек сугыш ветераны Гариф ага Насыйбуллинга истәлекле приз тапшырылды.

Ярышта катнашучылар бик канәгать калды һәм турнирның киләчәктә дә дәвам итүен теләделәр.

Гүзәл Тимбакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев