Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туган авылым – җәннәт бишеге

Чал тарихлы, гүзәл табигатьле Сәпәй авылында "Авыл бәйрәме" узды. Авылга нигез XVI гасырларда ук салынган. Бу урыннар очсыз-кырыйсыз кара урманнар белән капланган булган. Матур табигате кыргый җәнлекләрне генә түгел, кешеләрне дә үзенә тарткан. Тереклек сусыз яши алмый. Олы чишмә дә авылга җан иңдерүче, аны яшәтүче булган. Монда яшьләр кичке уеннар...

Чал тарихлы, гүзәл табигатьле Сәпәй авылында "Авыл бәйрәме" узды.

Авылга нигез XVI гасырларда ук салынган. Бу урыннар очсыз-кырыйсыз кара урманнар белән капланган булган. Матур табигате кыргый җәнлекләрне генә түгел, кешеләрне дә үзенә тарткан. Тереклек сусыз яши алмый. Олы чишмә дә авылга җан иңдерүче, аны яшәтүче булган. Монда яшьләр кичке уеннар оештырганнар, үзләренә парлар тапканнар. Бүгенге көндә дә матур, тату гаиләләр бик күп бездә.

Авыл үзәгендә зур сырхауханә булган. Ул тирә-юньдәге авылларда яшәүчеләргә дә хезмәт иткән. Анда бик данлыклы, атаклы табиблар: Газифә Хәсәншина, Вячеслав Смелов, Хәтирә Шәрәпова эшләгән.

Бөек Ватан сугышына авылдан 225 кеше китә, шуларның нибары 103е генә туган якларына әйләнеп кайта. Ил азатлыгы өчен һәлак булганнар истәлегенә авыл уртасында һәйкәл салынган. Сугыштан кайтканнарның да бүгенге көндә нибары өчесе генә исән: Шөгаеп Гыйльфанов, Хөршидә Дәүләтшина, Мөдәрис Латыйпов.

Бүгенге бәйрәмдә аларның урыннары түрдән иде.

Барлык йола һәм кануннарга туры китереп, бәйрәмне авылның имам хатибы Әнис хәзрәт башлады. Авыл җирлеге башлыгы А.Латыйфуллин, район мәдәният идарәсе җитәкчесе С.Миңнеханов, авылның ветераннар советы рәисе Г.Хәева бәйрәм белән котлап, теләкләрен җиткерде.

Бәйрәм бик күңелле булды, төрле уен-бәйгеләр оештырылды, алар үзешчәннәрнең концерт номерлары белән үрелеп барды.

Авылыбыз кызлары кайнар чәй, коймак, пылау белән сыйлап торды. Табигать тә безне үзенең кояшлы, җылы көне белән куандырды.

Бәйрәмгә читтә яшәүче авылдашлар да кайткан иде. Туган авыл балачакның якты истәлекләрен саклап, һәрчак үзенә тартып, сагындырып тора торган җир шул.

Резидә Сәлимгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев