Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш визиты белән Азнакайда булды

Җомга көнне ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш визиты белән Азнакайда булды. Марат Готыф улы районда төзелеп килүче мега-ферма белән танышты, төзүчеләр белән эшлекле сөйләшү алып барды. Төзүчеләр яңа технологияләр, уңайлыклар хакында сөйләгәндә ул: "Нинди генә яңа технологияләр булмасын, кеше факторы турында онытмаска кирәк. Иң...

Җомга көнне ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш визиты белән Азнакайда булды. Марат Готыф улы районда төзелеп килүче мега-ферма белән танышты, төзүчеләр белән эшлекле сөйләшү алып барды.

Төзүчеләр яңа технологияләр, уңайлыклар хакында сөйләгәндә ул: "Нинди генә яңа технологияләр булмасын, кеше факторы турында онытмаска кирәк. Иң беренче чиратта хезмәт кешесенең уңайлыклары турында кайгыртырга кирәк", - диде. Мега-фермада быелдан башлап акрынлап савым сыерларның бер төркеме белән эшне башлап җибәрү планлаштырыла. Ул шулай ук гаилә фермаларына да игътибарны арттырырга кирәклеген ассызыклады.

Марат Әхмәтов муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин озатуында , вертолеттан иген кырларындагы эш барышын карап узды һәм "Марс" хуҗалыгы басуында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, ветераннар һәм хуҗалыкларга район үзәгеннән беркетелгән җаваплы җитәкчеләр белән очрашты. Ул Азнакай районының республикада иң күп язгы кыр эшләрен башкарып чыгучылар икәнен билгеләп үтте. Азнакайлыларның чәчү эшләрен кыска срокта сыйфатлы итеп башкарып чыгулары өчен олы рәхмәтен белдерде. Азнакайның элек-электән алдынгылар рәтендә булуын, берничә ел "аксап алганнан соң", кабат алдынгылар рәтенә басуын, киләчәктә дә шул позицияне югалтмауларын, басуларда мул уңыш үстереп, кабат очрашулар теләде.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Премьерминистры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры Марат Әхмәтов эш визиты белән А...