Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тормышка мәхәббәт кимемәсен

Халык арасында рухи һәм әхлакый тәрбия эшен көчәйтү, гаиләне ныгыту максатларында узган ел ахырында район хатын-кызлар советы торгызылды. Аның рәисе итеп Зимфира Мөхәмәдьярова сайланды. Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Зимфира Кашап кызы советның эш-гамәлләре, киләчәккә планнары белән уртаклашты: -Соңгы вакытта районда һәм шәһәрдә җәмәгатьчелекнең активлашып китүе, аларның икътисади үсешкә уңай тәэсир итүе...

Халык арасында рухи һәм әхлакый тәрбия эшен көчәйтү, гаиләне ныгыту максатларында узган ел ахырында район хатын-кызлар советы торгызылды.
Аның рәисе итеп Зимфира Мөхәмәдьярова сайланды. Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Зимфира Кашап кызы советның эш-гамәлләре, киләчәккә планнары белән уртаклашты:
-Соңгы вакытта районда һәм шәһәрдә җәмәгатьчелекнең активлашып китүе, аларның икътисади үсешкә уңай тәэсир итүе куанычлы. Хәтерегездәдер, элекке елларда иҗтимагый оешмалар: иптәшләр суды, авыл комитетлары, хатын-кызлар советлары, ирекле халык дружиналары һ.б. бик нәтиҗәле эшли иде. Район хатын-кызлар советының яңадан торгызылуы җәмгыятьтәге күп кенә четерекле мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк дип исәплим. Башлангыч оешмалар барлык авыл җирлекләрендә, хатын-кызлар күпләп эшли торган предприятие-оешмаларда эшләрен башлап җибәрде. Алар белән җитәкчелек итәргә иң актив, иң булдыклы гүзәл затларыбыз сайланды.
Ел да республикабызда "Ел хатын-кызы" бәйгесе уза. Быел бу чарага әзерләнүгә күп көч куелды. Иң лаеклыларны сайлап алып, Әлмәттә зона бәйгесендә бөтен номинацияләр буенча да катнаша алдык. Ә бит уйлап карасаң, хатын-кызның һәр көне бәйге: эштә дә яхшы эшләргә, өйдә дә үрнәк тормыш итәргә, балаларны да йөзгә кызыллык китермәслек итеп тәрбияләргә, иреңә дә сөйкемле булып күренергә кирәк. Районыбызда шундый асыл затларның күплегенә шатландык.
Хатын-кыз бит ул күп күрә, күп ишетә, күп белә, барысын да йөрәге аша уздырып, нәтиҗә ясый. Шуңа күрә хатын-кызлар советы җәмгыятьнең яңа идеяләр, тәкъдимнәр учагы - "баш мие" булырга тиеш.
Тормыш шулкадәр катлаулы, аның юллары буталчык. Һәркем дә тигез юлдан гына бармый, абынулар, ялгышулар була. Без имин булмаган гаиләләрне, авыр тәрбиягә бирешә торган балаларны язмыш кочагына ташларга тиеш түгел. Хатын-кызлар советы социаль яклау учреждениеләре, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия белән берлектә мондый гаиләләр һәм балалар белән эшләүне күздә тота. Ветераннар советы, инвалидлар җәмгыяте белән берлектә өлкән буын һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең дә мәнфәгатьләрен кайгыртудан читтә калмасбыз дип уйлыйм.
Безнең совет - ул иҗтимагый оешма, финанс яктан ярдәм итү мөмкинлеге булмаса да, төп максат - халык белән хакимият арасында күпер ролен үтәү, кешеләрне борчыган сорауларны район җитәкчеләренә җиткерү.
Иҗтимагый оешмалар өчен мәгариф идарәсенең 2нче катында аерым бүлмә булдыру да хакимият тарафынан безгә карата хөрмәт һәм ышаныч турында сөйли. Андый бүлмәләр авыл җирлекләрендә дә булдырылды. Тормыш булгач, хатын-кызның моң-зары җитәрлек, кемгәдер сөйләп, киңәш-табыш иткәч җиңелрәк була. Шуларны исәпкә алып, ветераннар советы, инвалидлар оешмасы белән берлектә бу бүлмәдә халыкны кабул итүне оештырабыз.
Билгеле булганча, бүгенге көндә ил күләмендә демографик хәл кискен тора. Без депутатлар корпусы белән хатын-кызлар һәм балаларның сәламәтлеген саклау мәсьәләләре буенча элекке елларда кабул ителгән план-чараларның үтәлешен, бу мәсьәләнең безнең җирлектә торышын өйрәнеп, конференция үткәрүне планлаштырабыз.
Район хатын-кызлар советы әгъзалары тәҗрибәле, мәртәбәле, мин аларның актив эшләүләренә ышанам.
Форсаттан файдаланып, районыбызның барча хатын-кызларын 8 Март бәйрәме белән тәбрик итәм. Сәламәтлек, гаиләләрендә тигезлек, якты көннәр телим. Иң мөһиме - тормышка, яшәүгә, кешеләргә булган мәхәббәт кимемәсен! Бәхетле булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тормышка мәхәббәт кимемәсен