Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тормыш сынаулары аша

Аңа шактый гына катлаулы сынаулар аша үтәргә туры килде. Әзһәр белән гаилә корып, матур гына яшәп ятканда, алар гаиләсенә бик зур кайгы килде: беренче нарасыйлары - 3 яшьлек кызлары фаҗигале төстә вафат булды. Ходай аларга ата-ана булу бәхетен тагын ике тапкыр татытты: ике ул үстерделәр. Аларны башлы-күзле итеп олы тормыш...

Аңа шактый гына катлаулы сынаулар аша үтәргә туры килде. Әзһәр белән гаилә корып, матур гына яшәп ятканда, алар гаиләсенә бик зур кайгы килде: беренче нарасыйлары - 3 яшьлек кызлары фаҗигале төстә вафат булды. Ходай аларга ата-ана булу бәхетен тагын ике тапкыр татытты: ике ул үстерделәр. Аларны башлы-күзле итеп олы тормыш юлына озатуга ире авырып китеп, бакыйлыкка күчте. Гөлфәния бу олы кайгыдан айнырга да өлгермәде, кече килене ике кызчыгын ятим калдырып, гүр иясе булды. Сабыйларны ул үз тәрбиясенә алды. Аларга бар назын, кайгыртуын бирде. Укып белем алсыннар, бернинди хаҗәтлек күрмәсеннәр өчен бар тырышлыгын куйды.

Гомер буе аралашып, шатлык-кайгыларны уртаклашып яшәгән Әминә килендәшен, аның артыннан ук бакыйлыкка күчкән каенсеңлесен югалту хәсрәтен бик авыр кичерде Гөлфәниябез. Иренең апасы Саймә авырып түшәктә ятканда һәрчак янында булды, урын-җирен, өс-башын чиста тотты. Хәер, Гөлфәниянең кылган изгелекләрен сөйләп кенә бетермәлеме соң! Карамалы, Әсәй, Урыссуда яшәүче барлык туганнары белән араларын бер дә суытмый, даими хәлләрен белешеп яшәде. Уфадагы оныклары да бөтен кешегә күңел җылысы җиткән әбиләренең игътибар-кайгыртуында булды.

Олы җанлы анага балалары да һәрчак тартыла, Себердә яшәп ятучы һәм Сармандагы уллары вакытлары булуга, гаиләләре белән тизрәк аның янына ашыга. Алар ярдәме белән бүген бернинди мохтаҗлык күрми яшәп ята ул. Күрше-күлән белән бик тату, хезмәттәшләре дә гел хәлен белешеп тора, бер бәйрәмнән дә калдырмыйлар.

Менә шундый изге җан ул безнең Зиннәтуллина Гөлфәния Габделхәй кызы. Үз игелекләре үзенә кайтсын яраткан киленебезнең, җан тынычлыгы белән, бары тик шатлыклар гына кичереп яшәргә язсын аңа.

Идрис Кәримов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев