Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Торак-2012

Бу көннәрдә торак секторларында "Торак - 2012" янгын-профилактика операцияләре бара. Торак фондына барлыгы 500 йорт керә. Һәрберсе мич белән ягыла. Кышын исә җылыткычтан да файдаланалар. Һәм ул еш кына кулдан ясалган була. Янгын сүндерүчеләр нәкъ менә шуңа игътибарны да көчәйттеләр. Чөнки янгыннарның 70 проценттан күбесе электр үткәргечләрдән дөрес файдаланмау сәбәпле...

Бу көннәрдә торак секторларында "Торак - 2012" янгын-профилактика операцияләре бара. Торак фондына барлыгы 500 йорт керә. Һәрберсе мич белән ягыла. Кышын исә җылыткычтан да файдаланалар. Һәм ул еш кына кулдан ясалган була. Янгын сүндерүчеләр нәкъ менә шуңа игътибарны да көчәйттеләр. Чөнки янгыннарның 70 проценттан күбесе электр үткәргечләрдән дөрес файдаланмау сәбәпле чыга.
24 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре йортларны мөмкин булганча күбрәк карап чыгу һәм хуҗалар белән янгынга каршы таләпләрнең үтәлеше хакында аңлату эшләре алып бару бурычын куйдылар. Шәһәрдә яшәүчеләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре хакында махсус искәрмә, листовкалар таратылды.
Урам буйлап барганда торак йортларга кереп тә тормыйча барлык төтенчыккычларның да янгын таләпләренә туры килмәвен күрәбез. Янгын сүндерүчеләр аның янында мәҗбүри рәвештә очкынсүндергеч җиһазландырылырга, торба штукатурланырга һәм агартылырга тиеш икәнен аңлаталар. Хуҗалык төзелешләре буенча да дәгъвалар күп. Барлык ишек алларында диярлек агач төзелешләр арасында тиешле ераклык сакланмаган. Бер төзелеш кабынып китсә, санаулы минутлар эчендә икенчесенә дә күчә дигән сүз. Ә көчле җил дә булса, күршеләргә дә тарала.
Беренче очраган йортка керәбез. Ишекне бер ир-ат ача. Без аңа электр үткәргечләрнең янгын куркынычсызлыгы нормаларына туры килмәве, электр лампаларының конструкция таләп иткәнчә плафоннар белән җиһазланмавы хакында аңлатабыз.
Өйләрендә кеше булмаган йортларның почта әрҗәләренә дә янгын куркынычсызлыгы хакында искәрмәләр калдырылды.

Р. Галләмов, 24 нче янгын сүндерү часте инженеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Торак2012