Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төлкеләр Азнакай урамнарын да үз итә

Оятлары тәмам бетте бу төлкеләрнең. Газета укучыларыбызның берсе редакциягә кереп, әле шушы көннәрдә генә Хәсәншина урамындагы бер йорт янында урман хәйләкәренең пыр туздырып песиләрне куып йөргәнен күрүен сөйләп чыгып китте. Менә замана! Хәзер йөнтәс койрыклар шәһәрдә дә үзләрен хуҗа итеп тоя башлады. Җәмәгать, аларга иркенәергә ирек бирмик, урамда төлке күрәсез...

Оятлары тәмам бетте бу төлкеләрнең. Газета укучыларыбызның берсе редакциягә кереп, әле шушы көннәрдә генә Хәсәншина урамындагы бер йорт янында урман хәйләкәренең пыр туздырып песиләрне куып йөргәнен күрүен сөйләп чыгып китте. Менә замана! Хәзер йөнтәс койрыклар шәһәрдә дә үзләрен хуҗа итеп тоя башлады. Җәмәгать, аларга иркенәергә ирек бирмик, урамда төлке күрәсез икән, шунда ук аучыларыбызга 89656173757 телефоны аша хәбәр итегез, бу хәлгә чик куйыйк, аларның котыру чире чыганагы булуын онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төлкеләр Азнакай урамнарын да үз итә