Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әҗәтлеләргә кырыс чаралар күреләчәк

2010-2011 еллар өчен Пенсия фонды идарәсенә иминият взнослары түләмәүчеләргә карата кырыс чаралар куреләчәк. Фонд идарәсе һәм суд приставлары хезмәткәрләре урыннарга чыгып, аларның мөлкәтенә арест салу үткәрә, ә инде кайдалыклары билгеле булмаганнар эзләтүгә бирелә. Андыйларга РФ территориясеннән чыгып китү дә чикләнгән, бу да иминият взносларын түләтүдә өстәмә йогынты булып тора. Янә...

2010-2011 еллар өчен Пенсия фонды идарәсенә иминият взнослары түләмәүчеләргә карата кырыс чаралар куреләчәк. Фонд идарәсе һәм суд приставлары хезмәткәрләре урыннарга чыгып, аларның мөлкәтенә арест салу үткәрә, ә инде кайдалыклары билгеле булмаганнар эзләтүгә бирелә. Андыйларга РФ территориясеннән чыгып китү дә чикләнгән, бу да иминият взносларын түләтүдә өстәмә йогынты булып тора.

Янә исегезгә төшерәбез: салым түләүнең нинди системасы кулланылуга карамастан, шәхси эшмәкәрләр, крестьян һәм фермер хуҗалыклары башлыклары, адвокатлар, шәхси нотариуслар - һәммәсе Пенсия фондына һәм федераль, территориаль фондларга мәҗбүри медицина иминияте взносы түләргә бурычлы.

Иминият взнослары агымдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмый түләнергә тиеш. Түләнмәгән әҗәтләр өчен алдагы елның 1 гыйнварыннан һәр көн өчен пеня өстәлә һәм монда эшмәкәрнең эшчәнлек алып бару-бармавы һәм керем алу-алмавы исәпләнми. Бернинди кереме булмаганда да ул взносны түләргә тиеш.

Пенсия фонды тарафыннан әҗәтлеләргә кырыс чаралар кулланылачак, шуңа да түләүне вакытында кертү ягын карарга киңәш итәбез. Әҗәт күләмен һәм түләү реквизитларын Пенсия фонды идарәсеннән белешергә була.

Р.Вафина, идарә начальнигы урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев