Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тикшерү бүлеге – яңа бинада

Узган атнада шәһәрдә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Азнакай районара тикшерү бүлегенең яңа бинасы ачылды. Тантанада РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары, юстиция полковнигы Айрат Әхмәтшин, күрше район башлыклары, прокурорлары һәм башкалар катнашты. Билгеле булганча, шәһәрдә тикшерү бүлеге агымдагы елның март аенда оешкан иде. Шуннан...

Узган атнада шәһәрдә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Азнакай районара тикшерү бүлегенең яңа бинасы ачылды.
Тантанада РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары, юстиция полковнигы Айрат Әхмәтшин, күрше район башлыклары, прокурорлары һәм башкалар катнашты.
Билгеле булганча, шәһәрдә тикшерү бүлеге агымдагы елның март аенда оешкан иде. Шуннан бирле алар прокуратура, ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлеге биналарында хезмәт куйды. Хәзер инде аларның Ленин урамы 30 йортта эшләр өчен барлык уңайлыклары булган үз биналары бар.
Бүлек белән юстиция майоры Азат Сәеткулов җитәкчелек итә, яшь булуына карамастан, аның инде хокук саклау органнарында шактый эш тәҗрибәсе бар. Ул төзүчеләр көче белән бинаны ремонтлау буенча зур эшләр башкарылуын, тикшерүчеләрнең сыйфатлы эшчәнлеген тәэмин итү өчен барлык шартлар тудырылуын ассызыклады.
-Республика буенча быел мондый сигез бина ачылды. Тикшерү комитеты бүлеге хезмәткәрләре җинаятьләрне ачуда яхшы нәтиҗәләргә иреште. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаевка һәм Азнакай районы башлыгы Марсель Зөфәр улына уңайлы, заманча эш урыннары булдыруда ярдәм иткәннәре өчен эчкерсез рәхмәтемне белдерәм, - диде РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин.
Сарман, Мөслим, Ютазы районы вәкилләре дә гаделлеккә ирешүдә бу бүлеккә зур өмет баглауларын белдерде.
"Берничә районны үз эченә берләштергән тикшерү бүлеге ачылу ул республика җитәкчелеге тарафыннан безгә карата ышаныч белдерү. Бу районара тикшерү бүлеге җилкәсенә зур җаваплылык өсти. Шул исәптән, оешкан эре җинаятьчел төркемнәр кылган җинаятьләрне тикшерү буенча да. Бүген Тикшерү идарәсе гадел хөкем системасында мөстәкыйль берәмлеккә әйләнде. Аның карамагында - авыр һәм аеруча авыр җинаять эшләре, салымнар һәм коррупция белән бәйле җинаятьләр. Сезгә дә халык мәнфәгате өчен тырышып эшләргә язсын", - диде Марсель Шәйдуллин һәм бинаны төзекләндерүдә зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тикшерү бүлеге – яңа бинада