Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әти-әни һәм мин - спорт гаиләсе

«Азнакайнефть» идарәсендә гаиләләр һәм балалар белән бергә ял итү, спорт ярышларында, конкурсларда катнашу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Әле күптән түгел идарәнең «Каенкай» сәламәтләндерү базасында яшь гаиләләр өчен бер көнлек ял оештырылып, һәм шул уңайдан спорт-сәламәтләндерү залында гаилә командалары арасында «Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе» дип исемләнгән хәрәкәтле уеннар...

«Азнакайнефть» идарәсендә гаиләләр һәм балалар белән бергә ял итү, спорт ярышларында, конкурсларда катнашу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Әле күптән түгел идарәнең «Каенкай» сәламәтләндерү базасында яшь гаиләләр өчен бер көнлек ял оештырылып, һәм шул уңайдан спорт-сәламәтләндерү залында гаилә командалары арасында «Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе» дип исемләнгән хәрәкәтле уеннар конкурсы үтте. Аны идарәнең яшьләр белән эшләү комитеты әзерләде. Командалар ике төркемгә бүленеп көч сынашты. Беренче төркем команда составында 5 яшьтән 7 яшькәчә (8 команда), икенче төркемдә 8 яшьтән 10 яшькә кадәр балалар (6 команда) катнашты. Бу кызыклы ярышларны карарга идарә җитәкчесе урынбасары Наил Вәлиев һәм профком рәисе Рәфис Хәсәнов та килгән иде.
Традиция буенча, иң элек командалар үзләре белән таныштырды. Команда составындагы һәр кешегә үзен күрсәтергә мөмкинлек бирелде. Ярышларны җанатарлар бик кызыксынып күзәтте. Орчык буе баланың ракетка өстендә туп сикертеп йөгергәненә яки капкалар аша кәшәкә таяк белән туп йөрткәненә карап, аның финишка тизрәк барып җитүен теләп, көч биреп утырасың. Иң тиз әти, иң төз әни, я булмаса иң тиз команда булып калу өчен кызу көрәш барды. Ул көнне ярышта катнашучыларга боулингта да ярышырга флорбол да, баскетбол да уйнарга, капкада да торырга, мәтәлчек тә атарга, тотынышып та йөгерергә туры килде. Һәр ярышның да соңы була, ярышучыларның да җиңүчесе табыла. Беренче кечкенәләр төркемендә ЦПРС цехының «Дельфин» командасы Эдуард, Лениза һәм уллары Ислам Хәмидуллиннар иң аз вакытта иң күп балл җыеп барлык биремнәрне уңышлы үтте һәм аларга беренче урын бирелде. Ә икенче категориядән ЦДНГ-7 цехының «Тату гаилә» командасы Расих, Фәридә һәм уллары Риназ Һадиевлар беренче урынга чыкты.
Соңыннан призлы урыннар алучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды, башка командалар да буш кул белән кайтып китмәде. Киләчәктә мондый ярышларны ешрак оештыру, спорт буенча гына түгел, башка төр интеллектуаль уен-конкурслар оештыру турында да фикерләр яңгырады.
Волейболда да ярыштылар
Конкурс тәмамлануга, зал хуҗалары булып яшьләрнең волейбол командалары калды. Цех яшьләренең волейбол ярышлары биредә еш үтә. Нефтьче яшьләр бу уенны яраталар. Идарә аппаратының бер бүлеге аерым гына да команда куя ала.
Ярышлар мәйданы чын турнирны хәтерләтте. Берничә сәгатькә сузылган уенның ахыры түбәндәгечә тәмамланды. Барлык көндәшләрен отып, беренче урынга Җир асты ремонты цехы яшьләре чыкты. Икенче урында «Социум», ягъни аппаратның ярдәмчел һәм кадрлар бүлеге яшьләреннән торган командасы, өченче урынны геологлар яулады. Призлы урынны алган җиңүче командаларга акчалата призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әтиәни һәм мин спорт гаиләсе