Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Террорга каршы ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Террорга каршы ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов Казанда узачак җәйге Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү чорында районда тәртип һәм җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычлары һәм чаралары белән таныштырды. Айгөл ШӘРИПОВА Район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Руслан Дәүләтшин террорга каршы комиссиянең эш планнары һәм...

Террорга каршы ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов Казанда узачак җәйге Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү чорында районда тәртип һәм җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычлары һәм чаралары белән таныштырды.

Айгөл ШӘРИПОВА

Район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Руслан Дәүләтшин террорга каршы комиссиянең эш планнары һәм нәтиҗәләре хакында сөйләде. «Имин шәһәр» дәүләт программасы буенча Азнакай территориясендә заманча видеокүзәтү камералары урнаштыру планлаштырыла. Комиссия авыл җирлекләренең куркынычсызлыгын да тикшергән.

ТР буенча федераль миграция хезмәте идарәсенең Азнакай бүлеге начальнигы Эльвира Мәрданшина миграция торышын яктыртты, авыл җирлекләрендә, шәһәрдә законсыз яшәүче чит ил гражданнарын ачыклау буенча эшне көчәйтергә кирәклеген ассызыклады.

Халык җыеннарында торак йортларны террордан саклау мәсьәләсе күтәреләчәк. ТСЖ җитәкчеләренә - подвалларны, чардакларны, авыл җирлекләре башлыкларына буш торучы йортларны тикшерү йөкләнде.

Айдар Хәләфетдин улы мәгариф өлкәсендә куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары хакында сөйләде: мәктәпләрдә видеокамералар, хәвеф сигналы төймәләре, номерны билгеләүче телефоннар куела. Шулай ук мәгариф учреждениеләрен профессиональ сак белән тәэмин итү планлаштырыла.

- Халыкның иминлеген тәэмин итү буенча эш даими рәвештә алып барылырга тиеш. Һәр гражданин шикле кешеләр, башка төбәкләрнең дәүләт номеры булган машиналар турында тиешле органнарга хәбәр итеп, үзен һәм якыннарының тормышын саклый ала. Бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк. Куркынычсызлыгыбыз - үзебезнең кулда, - дип билгеләп үтте федераль дәүләт куркынычсызлыгы хезмәтенең Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы Илгиз Хәкимов. Ул өйләргә йөреп, тыелган әдәбият сатучы рәсми булмаган дини төркемнәргә сак карарга чакырды. Хокук саклау органнары район территориясендә законсыз эшчәнлек алып баручы Хизб-ут-тахрир, Таблигъ кебек экстремист ислам оешмаларын һәм ваххабизм идеологиясен пропагандалаучы сәләфиләр, шулай ук иегово, баптист христиан секталарын күзәтүдә тота.

Халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында ышаныч телефоны эшли: 7-30-87 (эчке эшләр бүлеге) яки 7-41-05 (ФСБ бүлеге).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Террорга каршы ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы узды