Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Якый авылында мәдәни тормыш кайный

Минем бәхетле балачагым, яшьлегемнең иң матур еллары туып-үскән авылым - Түбән Якыйда үтте. Урта мәктәпне тәмамлагач, бераз колхозда эшләп алдым. Ә аннары инде яшьлек романтикасы безне комсомол юлламасы белән 1971 елда "КамАЗ" төзелешенә алып китте. Шунда гаилә кордык, ике ул үстердек. Еллар үтә торды, хәзер инде лаеклы ялда. Шәһәрдә яшим...

Минем бәхетле балачагым, яшьлегемнең иң матур еллары туып-үскән авылым - Түбән Якыйда үтте.

Урта мәктәпне тәмамлагач, бераз колхозда эшләп алдым. Ә аннары инде яшьлек романтикасы безне комсомол юлламасы белән 1971 елда "КамАЗ" төзелешенә алып китте.

Шунда гаилә кордык, ике ул үстердек. Еллар үтә торды, хәзер инде лаеклы ялда. Шәһәрдә яшим дип, беркайчан да туган авылымны онытмадым. Әти-әни янына ике атнага бер булса да кайтып йөрдек. Хәзер инде җәй буена шушында яшим. Оныкларым да авылны бик ярата. Аның саф һавасын сулап, хәтфә чирәмендә уйнап үсәләр.

Түбән Якыйда бер дә шәһәрдән ким яшәмиләр. Көнкүрештәге тормышка тукталып тормыйм, авыл халкының мәдәни, рухи дөньясын гына чагылдырып үтәсе килә.

Сабантуе бер дә Чаллыныкыннан ким булмады. Мәйданны ураткан утыргычларга урнашып, авылның үзешчәннәре концертын бик рәхәтләнеп хозур кылдык. "Артистларыбыз" да бер дә ялындырып тормады.

Бәйге, уеннар да гөрләп барды. Милли бәйрәмебездән соң озак та үтмәде, авылда фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантансы узды. Анда район башлыгы да катнашты. Ул халык белән аралашып, борчу-проблемалар хакында сорашты. Район-шәһәр Мәдәният йорты үзешчәннәре олы бәйрәм ясап киттеләр.

Октябрь аенда янә бер куанычлы вакый га булды: мәчет ачылды. Җыелган халыкның иге-чиге юк. Ничә еллар күрешмәгән авылдашлар белән очраштык. Район башлыгы Марсель Шәйдуллинның чыгышын барсы да алкышларга күмде. Шундый олы, кадерле бүләк өчен аңа рәхмәт әйтеп туймадылар.

Әлеге вакыйгага Корбан гаете кушылып китте. Авылыбызның ир-егетләре ярдәме белән сарыклар чалынды, мул табын әзерләнде. Аш-су осталарының күңел җылысын салуы, уңганлыгы әллә каян күренеп тора.

Сүз дә юк, менә шушындый берсеннән-берсе мәртәбәле бәйрәмнәрне оештыруда, авыл халкының рухи тормышын кызыклы, файдалы итүдә Мәлбагыш авыл биләмәсе башлыгы Ильмира Әхтәмова зур тырышлык куя. Авылыбыз киләчәктә дә әнә шулай актив яшәсен, үссен, балкысын!

Минзирә Зыятдинова, Түбән Якый - Яр Чаллы

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түбән Якый авылында мәдәни тормыш кайный