Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таянычыбыз – шәфкатьле затлар

Быелның 18 июль көне хәтеребездә мәңгегә уелып калыр, чөнки бу көнне күршеләрнең һәм үзебезнең бөтен ихата-корылмаларыбызны ут ялмап алды. Дистәләгән еллар дәвамында туплаган мөлкәтебез санаулы вакыт эчендә көл-күмер булды. Ярый әле өебезне саклап кала алганнар (үзебез эштә идек). Торыр җиребез бар дип куанабыз. Ике күршене сынар өчен булгандыр инде бу...

Быелның 18 июль көне хәтеребездә мәңгегә уелып калыр, чөнки бу көнне күршеләрнең һәм үзебезнең бөтен ихата-корылмаларыбызны ут ялмап алды.

Дистәләгән еллар дәвамында туплаган мөлкәтебез санаулы вакыт эчендә көл-күмер булды. Ярый әле өебезне саклап кала алганнар (үзебез эштә идек). Торыр җиребез бар дип куанабыз. Ике күршене сынар өчен булгандыр инде бу газап. Без, яшьләр, коелып төшкәндә дә әниебез Сәлимә авыр сынауларны тиешенчә кабул итәргә, алга таба карап яшәргә өндәде. Хәзер әкренләп аякка басып киләбез, ил төкерсә, күл була диләр, халык ярдәме бик күп булды, Аллага шөкер.
Бүген исә янгын сүндерүдә катнашкан янгын бүлекләренә (ПЧ-87, ПЧ-24), балаларның дусларына, Карамалы, Таллы Бүләк авыл халкына, дуслар-туганнар, күршеләр, яшьләр, хезмәттәшләргә рәхмәт әйтәсе килә. Янып чүпкә әйләнгән әйберләрне чистартырга да бик күпләр булышты. Авыл хуҗалыгы, авыл Советы җитәкчеләре Н.Мотыйгуллин, А.Ногмановның, Гөлҗиһан апа Тимербаеваның, Даймә апа Исхакованың миһербанлыкларын онытасыбыз юк. Хәер, безгә игелек-шәфкать күрсәтүчеләрне санап чыкмалы да түгел. Район җитәкчеләре дә килеп, хәлләребезне белешеп торды.
Авыр чакта ярдәм иткән барча райондашларга рәхмәтлебез. Берәүгә дә мондый афәтләрне күрергә язмасын.
ВАХИТОВЛАР гаиләсе, Карамалы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Таянычыбыз – шәфкатьле затлар