Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татшуган авылында бәрәңге утауны да  җайлаштырганнар

Бүгенге заманда кешенең уйлап табу осталыгына таң калырлык.

Инде бөтен әйбернең дә уңайлы, автоматлаштырылган булуына өйрәнеп беттек дигәндәй. Әнә, Татшуган уңганнары хәзер кәтмән тотып та азапланмый.

Рүзәл Гыймаевның бәрәңге утаганда төшерелгән видеосын күреп, кемнәр генә үзендә шундый җайланма булдыру турында кызыкмады икән?!

–– Бервакыт печән чапкычка шундый махсус җайланма да булуы турында интернеттан күреп, кызыккан идем. Улым туган көнгә алып җибәргән, шунда ук көйләп куйдым. Ничә еллар кәтмән белән бакча утап, нык интеккәнбез икән: 15 сутый бакчаны “ыһ” та итми эшкәртеп чыктым. Чүпне кисеп кенә ташламый, тамырларын йолкып, өскә чыгара, җир дә йомшарып кала, шунысы әйбәт. Эш хәзер миңа гына калды. Әлеге җайланма белән бакчаны да бүләк иттеләр, – дип шаярта Рүзәл абый.

Хуҗалыкта хатын-кыздан башка бер эш тә бармый, анысы сер түгел.

– Бәрәңге төпләренә якын китереп булмый, яфраклары киселә, шуңа хатын-кызларның ювелир  кулларыннан башка булмый, – ди авыл уңганы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев