Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Татнефтьнең» генераль директоры «Азнакайнефтьнең» җитештерү объектларында булды

Бу көннәрдә «Татнефть» ААҖ структур берәмлекләрендә 2013 елда башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм 2014 елга бурычлар билгеләү буенча хезмәт коллективларының еллык җыелышлары бара. «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Мәганов «Азнакайнефть» идарәсендә булды. Җыелыш башланыр алдыннан Компания җитәкчесе идарәнең кайбер җитештерү объектларында булып, урыннардагы җитәкчеләр һәм белгечләр белән очрашты, персонал белән...

Бу көннәрдә «Татнефть» ААҖ структур берәмлекләрендә 2013 елда башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм 2014 елга бурычлар билгеләү буенча хезмәт коллективларының еллык җыелышлары бара.


«Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Мәганов «Азнакайнефть» идарәсендә булды. Җыелыш башланыр алдыннан Компания җитәкчесе идарәнең кайбер җитештерү объектларында булып, урыннардагы җитәкчеләр һәм белгечләр белән очрашты, персонал белән аралашты.


Танышу катлам басымын саклау цехыннан башланды. Генераль директорга цехта 2013 елда башкарылган эшләр һәм агымдагы елга бурычлар турында сөйләделәр. Наил Мәганов ресурсларны сакчыл куллануга басым ясалырга тиешлеген ассызыклады, чөнки катлам басымын саклау цехы җитештерүнең энергияне иң күп куллана торган тармакларыннан берсе булып тора.
«Азнакайнефть»нең металл базасында Компания башлыгын 2006 елдан бирле эшләүче участокта эшне оештыруның үзенчәлеге генә түгел, ә металл ватыкларын идарәнең төрле җитештерү цехларыннан һәм объектларыннан бирегә тапшыруның торышы да кызыксындырды.


«НКТ-Сервис» ҖЧҖнең торба базасында Наил Мәгановка, Азнакай цехы эшчәнлеге мисалында «ТМС групп» компаниясендәге хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга, җиһазларның тик торуын киметүгә юнәлдерелгән проектның тормышка ашырылышы турында сөйләделәр. Компания белгечләре идарә итүне яңача оештыру мисаллары белән таныштырдылар.


«Азнакайнефть»нең беренче промыселында скважиналар фонды белән эшләү, аерым алганда катламнарның сулылыгы арту шартларында нефть чыгаруның торышы кебек мәсьәләләр дә генераль директор игътибарыннан читтә калмады. Җиткерелгән мәгълүматка таянып, Наил Мәганов цех белгечләренә үзен кызыксындырган сорауларын бирде.


Җитештерүгә хезмәт күрсәтү участогында генераль директорга плазма белән кисү аппаратларын күрсәттеләр. Биредә эретеп ябыштыру эшләре белән беррәттән сакчыл җитештерү ысуллары да сынау үтә.


Нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру цехында Наил Мәганов игътибарны яңа җиһазларны эксплуатацияләүнең торышына, чыгымнарны кыскартуда ирешелгән нәтиҗәләргә юнәлтте.


Хезмәт коллективының еллык конференциясе уңаеннан оештырылган махсус күргәзмәдә генераль директор нефть чыгаруга кагылышлы алдынгы технологияләрдән алып, «Азнакай киемнәре»ндә тегелгән эш киемнәренә кадәр танышты.


Еллык эш нәтиҗәләре буенча конференция 2014 елга һәм алдагы перспективага бурычлар билгеләде. Узган елда «Азнакайнефть» идарәсе 3 миллион 490 мең тонна - пландагыдан 102,6 процентка күбрәк нефть чыгарган. Төп нәтиҗәләр идарә башлыгы Рәзиф Галимов, профком рәисе Рәфис Хәсәнов докладларында яңгырады. Көн тәртибе мәсьәләләрен тикшерүдә идарәнең баш геологы Венера Таипова, беренче промысел башлыгы Марсель Нигъмәтуллин, «Татбурнефть» ИК» ҖЧҖ директоры Ринат Шәфигуллин, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдиновлар катнашты.

Барлык докдадчыларны да игътибар белән тыңлап, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Мәганов Компаниянең узган елдагы эш нәтиҗәләрен әйтеп узды, нефть чыгаруны тотрыклыландыруны тәэмин итүдә, «Татнефть»нең бүгенге казанышларында Азнакай нефтьчеләренең ролен билгеләп үтте, елдан-ел әлеге позицияләрне саклап калуның кыенлаша баруын ассызыклады, чөнки эшкәртү шартлары җиңел түгел, әмма коллектив куелган бурычларны үти.

Наил Мәганов «Азнакайнефть»нең горизонталь скважиналар бораулау технологияләрен үстерүдә, күп зоналы катламнарны гидроаеруны башкаруда, яңа техниканы гамәлгә кертүдә катнашуына басым ясады. Компания башлыгы «Татнефть»нең яңа бораулау җиһазлары сатып алуны дәвам итүе хакында хәбәр итте, сатып алынган алты станокның бишесе «Азнакайнефть»тә эшләү өчен юнәлдерелгән. Ул шулай ук Азнакай нефтьчеләренең шәһәр һәм районның социаль-икътисади үсешенә өлеш кертүләрен билгеләп үтте.


- Әмма канәгатьләнеп утырырга туры килмәячәк, - дип кисәтте генераль директор, - нефть чыгару күләмен тәэмин итү буенча киеренке эш тора. Барлык дәрәҗәдәге бюджетларның өмете - нефтьчеләр, - дип искәртте Наил Мәганов. Ул Компания алдында торган бурычларга, аерым алганда, «Азнакайнефть» алдында торган бурычларга игътибарны юнәлтте. Идарә объектлары белән танышу вакытында күренгәнчә, коллективның эшлисе һәм камилләштерәсе эшләре шактый. Көн тәртибендә - сакчыл производство системасы, процесслы идарә итү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, һәрбер эш урынында экономия.

Компания башлыгы әлеге эштә формальлелектән арынырга, алдынгы тәҗрибә һәм иң яхшы казанышларны кулланырга өндәде һәм бер айдан соң үзгәрешләрне күрү өчен идарәнең шул ук объектларына килергә вәгъдә итте.


Азактан «Татнефть» ААҖ хезмәт коллективының конференциясенә делегатлар сайланды, профком рәисе Гомәр Яруллин «Азнакайнефть» идарәсе коллективына корпоратив бәйгенең «Иң яхшы Яңа ел шәһәрчеге» номинациясендә җиңүче дипломын тапшырды.


"Татнефть" ААҖ матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Татнефтьнең» генераль директоры «Азнакайнефтьнең» җитештерү объектларында булды