Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Азнакай шәһәр Сабан туенда катнашты

ТР Премьер-министры Илдар Халиков эш визиты белән Азнакай муниципаль районына килде. Визит барышында ул кайбер объектларны карады һәм шәһәр Сабан туенда катнашты. Иң башта ТР Хөкүмәте җитәкчесе Азнакай шәһәренең яңа микрорайонында төзелеп килүче укыту-тәрбия бирү комплексында төзелеш барышы белән танышты. Узган ел биредә 140 урынга исәпләнгән, барлык заманча шартларга туры...

ТР Премьер-министры Илдар Халиков эш визиты белән Азнакай муниципаль районына килде. Визит барышында ул кайбер объектларны карады һәм шәһәр Сабан туенда катнашты.

Иң башта ТР Хөкүмәте җитәкчесе Азнакай шәһәренең яңа микрорайонында төзелеп килүче укыту-тәрбия бирү комплексында төзелеш барышы белән танышты. Узган ел биредә 140 урынга исәпләнгән, барлык заманча шартларга туры китерелгән балалар бакчасы ачылган иде. 350 урынлык, йөзү бассейны, спорт залы булган мәктәп исә агымдагы елда укучылар кабул итәчәк. Моннан соң Илдар Халиков Яшьләр бакчасында булды, Нефтьчеләр урамында барган "Шифа" сәүдә комплексы, православие чиркәве, мәчет, музей комплексы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сафка бастырылачак парк төзелешләрендә булды.

Аннан соң ТР Премьер-министры Азнакай шәһәр Сабан туенда катнашты. Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары арасында "Татнефть" ААҖнең кадрлар һәм социаль үсеш буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Белоруссиянең Ивье район депутатлар Советы рәисе Александр Хвасько, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һ.б. катнашты.

Милли бәйрәмебезне ачып, Марсель Шәйдуллин район халкының быел да бәйрәмгә авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә күркәм уңышлар белән килүен билгеләп үтте.

­­­­- Чәчүләргә республикада иң беренче керешеп, иртә вакытта тәмамладык. Беренчеләрдән булып печән әзерләүгә, сенаж салуга керештек, - диде район башлыгы.

Быел район буенча 100 меңнән артык гектарда иген культуралары чәчелде. "Союз-Агро", "Азнакай" агрофирмасы", "Марс", "Тукай" җәмгыятьләре, "Таллы-Бүләк" хуҗалыгы, "Кәримов Ф.Р.", "Кәлимуллин И." крестьян-фермер хуҗалыклары чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Милли бәйрәмебезне терлекчеләребез, сөт савучыларыбыз да хезмәт уңышлары белән каршылый. Хуҗалыкларда эре мөгезле терлек саны соңгы елларда 5 000 гә артып район буенча барлыгы 33 мең башка җитте.

ТР Хөкүмәт җитәкчесе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән азнакайлыларга, бәйрәмдә катнашучы кунакларга тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

- Сабантуй - халкыбызның һәр елны көтеп ала торган күркәм бәйрәмнәренең берсе, агымдагы елда ул Россиянең - 56, чит иллләрнең 24 төбәгендә бәйрәм ителә - диде ул һәм шәһәр, район предприятиеләре, аеруча авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тырышып хезмәт куюлары өчен рәхмәт белдерде. Аннары Илдар Халиков Татарстан Президентының сәламләү хатын укыды һәм Азнакай хезмәтчәннәренә Дәүләт бүләкләре, Рәхмәт хатлары тапшырды. Чара авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү, бәйрәм концерты һәм милли уеннарыбыз белән дәвам итте.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Республикасы Премьерминистры Илдар Халиков Азнакай шәһәр Сабан туенда катнашты