Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татар яшьләрен бизнес төзергә, милли туй оештырырга өйрәтәчәкләр

Казанда Россия төбәкләреннән килгән милли җанлы татар яшьләрен берләштерүче чара - Татар яшьләре көннәре башланып китте. Ул Лаеш районының Боровое Матюшино бистәсендә урнашкан «Идел» яшьләр үзәге базасында 16 июльгә кадәр узачак. Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов - Татар яшьләре көннәрен башлап җибәрүче кешеләрнең берсе....

Казанда Россия төбәкләреннән килгән милли җанлы татар яшьләрен берләштерүче чара - Татар яшьләре көннәре башланып китте. Ул Лаеш районының Боровое Матюшино бистәсендә урнашкан «Идел» яшьләр үзәге базасында 16 июльгә кадәр узачак.

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов - Татар яшьләре көннәрен башлап җибәрүче кешеләрнең берсе. Ул әлеге чараның тарихын искә төшереп китте.

- Татар яшьләре көне инде 1990 еллардан бирле үткәрелә. Ул яшьләрнең бик актив чоры иде. Ун кеше урынына, качып, утыз кеше килгән чаклар да булды. Дөрес, бу чараны оештыру авыр, финанс кыенлыклары булган вакытка да туры килде, ләкин яшьләрнең активлыгы безгә алга таба эшләргә көч бирде. Бу бит аралашу мәйданы гына түгел, ә милли аңны үстерү дә. Безнең мәктәпне узган яшьләр үз төбәкләрендә дә шундый чаралар оештыра, - диде Илдар Гыйльметдинов.

Быел яшьләр көненә Төркия­дән, Әстерхан, Иваново, Оренбург өлкәсеннән, Башкортстан, Чувашия, Мари Эл республикаларыннан һ.б. төбәкләрдән 150гә якын егет һәм кыз килде. Алдагы еллардагы кебек, делегатлар өчен төрле юнәлештәге мас­тер-класслар оештырачаклар. Программа буенча татар теле, тарих, дин, вокал, хореография, гарәп каллиграфия­се буенча дәресләр дә каралган. Яшьләр драматург Мансур Гыйләҗев, режиссер Илдар Ягъфәров, Татарстанның фәннәр академиясе вице-президенты, галим Рафаэль Хәкимов, язучы Рабит Батулла белән очрашачак. Болгарга һәм Казанга экскурсия дә оештырыла.

Моннан тыш, яшьләр үзләре дә төбәк проектларын тәкъдим итә. 26 эш арасыннан тугыз иң яхшы проект сайлап алынган. Кызыклы гына идеяләр дә бар. Мәсәлән, Новосибирск делегациясе «Йөзгә - бер» уенын, Санкт-Петербург яшьләре «Сабантуй ШОУ» программасын, Свердлау өлкәсе «Гүзәл килен» тамашасын тәкъдим итәчәк. Җиңүче проектны яшьләр үзләре билгеләячәк.

- Яшьләр татар халкының көндәлек тормышы белән дә кызыксына. Күбесе татар туй йолаларын сорый. Шуңа да быел без бу темага мас­тер-класс оештырырга булдык. Яшьләрнең никахлашу мәҗлесләрен милли рухта үткәрергә теләүләре сөендерә. Шулай ук татар халык киемнәрен кайдан табып була икәнен аңлатачакбыз. Татар бизнесы ачу тәҗрибәсе турында «Түбәтәй» фаст-фуд челтәрен булдырган егетләр сөйләячәк, - диде «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина.

Яшьләр көннәрендә проектлар ел саен төрләнеп торса да, проблемалар шул ук кала. Әлеге дә баягы - тел белмәү проблемасы кискен тора. Делегатлар күп очракта бер-берсе белән урыс телендә сөйләшә, ди оештыручылар.

- Дөрес, хәзерге яшьләр үзлә­ренә тормышта кирәк булган әйберләр белән генә кызыксына. Ләкин татар теленә ихтыяҗ бар. Яшьләр башта телне белмәсә дә, бу чарадан соң, татар телен өйрәнергә кирәк икән, дип «янып» кайтып китә. Элек «милләтебез хәзинәләре» балалар сменасына кеше таба алмый идек, хәзер ел саен 150ләп бала чит төбәкләрдән татар телен өйрәнергә лагерьга килә, - ди Илдар Гыйльметдинов.

Татар яшьләре көннәре мәктәбен үткән яшьләр Казан уку йортларында белем алырга тырыша. Егет-кызларның 90 проценты кире үз төбәгенә кайтмый, биредә гаилә корып төпләнеп кала.

- Читтән Казанга килеп укучыларга һәр яктан ярдәм итеп торам. Уку йортларында белем алучыларга стипендияләр түлим. Ләкин Казанга килгәч тә, зинһар, калмагыз монда, сез үз төбәгегездә кирәк, дим. Үзләрендә татар проектларын тормышка ашырып, милли рухны күтәрсәләр, татар халкы өчен файдасы икеләтә күбрәк булыр иде, - диде Илдар Гыйльметдинов.


Алисә САБИРОВА

http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар яшьләрен бизнес төзергә, милли туй оештырырга өйрәтәчәкләр