Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сөйсәң сөй, диварны пычратма...

Юлым М.Хәсәнов урамындагы 2 йорт кырыеннан уза. Шул йортларның икесенә дә бер «гашыйгы» кап-кара хәрефләр белән буйдан-буйга мәхәббәт хисләрен белдереп язып куйган. - Эх, дип куям җаным әрнеп, - сөюеңне матур, чиста, саф итеп аңлатуның башка юллары юкмы икәнни соң? Мәхәббәт бит ул бик изге, матур хис. Бөтен кеше күрерлек...

Юлым М.Хәсәнов урамындагы 2 йорт кырыеннан уза. Шул йортларның икесенә дә бер «гашыйгы» кап-кара хәрефләр белән буйдан-буйга мәхәббәт хисләрен белдереп язып куйган.

- Эх, дип куям җаным әрнеп, - сөюеңне матур, чиста, саф итеп аңлатуның башка юллары юкмы икәнни соң? Мәхәббәт бит ул бик изге, матур хис. Бөтен кеше күрерлек итеп, диварга «кара тараканнар җибәрмичә» генә, смс язса, я тыйнак кына берәр бүләк, чәчәкләр алып бирсә, сөйгәненең сөенече эченә сыймас иде.Мондый пычрак язулар акыллы бер генә кызны да сөендермәс.

Бу хакта «Маяк» газетасында күп язылды инде. Тик «гашыйкларны» гына бер дә тәрбиягә кертеп булмый. Әти-әниләр дә балалары белән бу темага ныклап сөйләшсәләр иде. Хәер, алай дисәң, бала тудыру йорты диварларына инде чәчләренә чал кунган ир-егетләрнең дә шулай язганын күргәч, бала-чагага гына да яла ягасы килми. Бер дә уен эш түгел бу. Бу пычрак гамәлләрнең матди ягын, шәһәребез «йөзенә» пычрак тап булуын да исәпкә алырга кирәк. Ә диварларны яңа гына чип-чиста итеп буяп куйган булганнар. Чын җинаять бу. Ә җинаятьче үз җәзасын алырга, диварны үз хисабына чистартырга тиеш дип уйлыйм.

Әминә КАСЫЙМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев