Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сынатмадылар

Кул көрәше буенча район һәм шәһәр беренчелеге ярышларында 16 район мәктәбе катнашты. Уразай урта мәктәбе командасы жиңү яулады (җитәкчесе Р. Нәфыйкова), икенче урынга - тымытыклылар лаек булды (җитәкчесе Г. Рамазанова), өченче урынны Азнакайның 3нче мәктәбе (җитәкчесе С. Булатова) һәм Сарлы мәктәбе спортчылары (җитәкчесе И. Халиков) бүлеште. Ф.Бүләков җитәкчелегендәге командага тиңнәр...

Кул көрәше буенча район һәм шәһәр беренчелеге ярышларында 16 район мәктәбе катнашты. Уразай урта мәктәбе командасы жиңү яулады (җитәкчесе Р. Нәфыйкова), икенче урынга - тымытыклылар лаек булды (җитәкчесе Г. Рамазанова), өченче урынны Азнакайның 3нче мәктәбе (җитәкчесе С. Булатова) һәм Сарлы мәктәбе спортчылары (җитәкчесе И. Халиков) бүлеште.

Ф.Бүләков җитәкчелегендәге командага тиңнәр булмады: В. Маркова, Е. Известкина, П. Чаганова, А. Курганский, Е. Гадимов, Я. Галләмшина, А. Чаганова, А. Курганская, Ә. Иванов, Р. Минһаҗев, И. Зәйналов, В. Яронский, И. Мельников үз авырлык категориясендә беренчелекне яуладылар. Р. Нәфыйкова җитәкчелегендәге команда да сынатмады. Л. Дәүләтшина, Г. Латыйфуллина, Д. Садыйков, И. Мортазина беренче урынга лаек булдылар. Мәктәп спортзалларында үзлектән шөгыльләнүчеләр арасында да беренчелеккә чыгучылар аз түгел. С. Илаев һәм С. Әхмәтҗанов (Сарлы), М. Дехконов һәм Г. Булатова (3нче мәктәп), Д. Мамаюсупова (Тымытык), З. Шәяхмәтова һәм В. Филиппов (Победа), И. Латыйпов (Чубар Абдул), А. Нуриев (Мәлбагыш) ярышта сынатмадылар.

Ә.Сабирова, инструктор-методист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев