Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугышчының туганнары табылды

«Маяк» газетасының 8 май санында «Сугышчының туганнарын эзлибез» башы астында «Хәтер Китабы» редакциясе хезмәткәрләреннән килгән хат дөнья күргән иде. Алар анда әсирлектә булган райондашыбыз турында мәгълүматлар табылуы һәм туганнарын эзләү максатыннан, язманы газетада бастыруыбызны сораганнар. Язма газетада басылып, озак та тормады редакция почтасына түбәндәге эчтәлектәге хат килеп төште: Бу язманы...

«Маяк» газетасының 8 май санында «Сугышчының туганнарын эзлибез» башы астында «Хәтер Китабы» редакциясе хезмәткәрләреннән килгән хат дөнья күргән иде. Алар анда әсирлектә булган райондашыбыз турында мәгълүматлар табылуы һәм туганнарын эзләү максатыннан, язманы газетада бастыруыбызны сораганнар. Язма газетада басылып, озак та тормады редакция почтасына түбәндәге эчтәлектәге хат килеп төште:

Бу язманы укыгач, сөенечемнең чиге булмады. Шәрифуллин Ибраһим Шәрифулла улы 1921 елда Азнакай районы Әлкәй авылында туа, сугышка да шуннан китә. Ибраһим - минем бабамның әтисе Гарифулла белән бертуган Шәрифулланың улы. Мин аңа дүртенче буын туган булам.

Ибраһимның абыйсы - Сөнгатулла Шәрифуллин сугышның башыннан азагына кадәр фронтта булып, исән-сау әйләнеп кайта. Озак еллар дәвамында Куәтле Елга, Әгерҗе авылларында эшләп, 1993 елда вафат була.

Бүгенге көндә Ибраһимның сеңлесе - Минниса апа (1928 елгы) исән сау. Ул Спасс районы Чәчәкле авылында яши. 15 яшеннән озак еллар Ярославль өлкәсендә торф чыгаруда була, кияүгә чыгып, 6 бала үстерә. Герой-ана исеме алып, озак еллар колхозда эшләп, балалары, оныклары тәрбиясендә яши. Август аенда 84 яше тулса да, һаман да җор телле, сөйкемле әби.

Балалары апамны Ибраһим абый белән бергә үскән нигезенә алып кайтып дога кылдырып алып китәләр. Ул Ибраһим абый турында дөреслекне белгәч, бик шатланды һәм рәхмәтен җиткерүен үтенде.

«Хәтер китабында» эшләүчеләргә игелекле хезмәтләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Мин үзем дә сугыш чорының ятим үскән баласы. Әтием Харисов Муллаян Харис улының (1909 елгы) да 1942 елның февраль аенда билгесез югалуы турында хәбәре генә килә. 1922 елгы абыем (әнинең энесе) Гарифуллин Нуриәхмәт Миннәхмәт улы, 1912 елгы туганыбыз Исмәгыйлов Миннәхмәт Исмәгыйль улы хакында да «Хәтер Китабы»на кертелсә дә, аларның кайда, ничек һәлак булуы хакында мәгълүматлар юк. Билгесезлек бик авыр бит ул. Соң булса да дөреслек мәгълүм булса күңел тынычланып калыр иде.

Рима КӘРАМУЛЛИНА (Харисова). Азнакай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев