Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугыш безне ятим итте

Җиңү бәйрәме якынлашканда балачак хәтирәләре яңарып, сугыш чорлары искә төште. Әтием сугышка киткәндә миңа 8 яшь иде. 1941 елның кызу җәендә әтине өйлә вакытында эштән ашарга кайткан җиреннән ашыгыч рәвештә алып киттеләр. Әни бу вакытта ерак басуда иде, аны ат белән барып алып кайттылар. Ул тиз генә мичкә ягып, төче...

Җиңү бәйрәме якынлашканда балачак хәтирәләре яңарып, сугыш чорлары искә төште.
Әтием сугышка киткәндә миңа 8 яшь иде. 1941 елның кызу җәендә әтине өйлә вакытында эштән ашарга кайткан җиреннән ашыгыч рәвештә алып киттеләр. Әни бу вакытта ерак басуда иде, аны ат белән барып алып кайттылар. Ул тиз генә мичкә ягып, төче камыр ясап, әтигә юлга ризык хәстәрләде.
Әтиләр Бөгелмәдә 15 көн әзерлек үттеләр. Шул чакта әниләр колхоздан ат алып, аларны соңгы тапкыр күрергә барды. Бер арбада 3 хатын, 3 бала идек. Биек такта белән коймаланган лагерь, тышкы ягыннан винтовкалар тоткан солдатлар саклый. Әниләр койма аша гына сөйләштеләр. Аннан әни мине күтәреп әтигә бирде. Ул мине үбә-үбә кысып сөйде.
Әтием, калайчы Гаффар улы Шәмсемөхәммәт, колхозда тырышып эшләп, ударник булган. Көзге уракта лобогрейка белән икмәкне көнгә 7 гектар урдырган өчен 1939 елда аны ВДНХга җибәрәләр. Ул аннан авылыбыз Митрәйгә төнлә кайтып төшә. Иртән уянсам, сәкедә - бер табак кызыл алма. Миңа Мәскәү кофтасы, кызыл берет алып кайткан иде. Бабамның 6 улы да оста калайчы булган, тирә-яктагы авылларны калай әйберләр белән тәэмин иткәннәр. Өйдә гел чүкеч тавышы тынып тормый иде.
Әтиемнең сугыштан бер генә хаты килде. Ул 1942 елда Орел өлкәсенең Грынь авылында һәлак була. Әнием 28 яшендә 3 бала белән тол кала.
Әтиемнең энесе Заһит Гаффаров Ленинград блокадасыннан яраланып кайтып, гомере буе мал табибы булып эшләде. Икенче энесе Харрас Якупов сугышта Суслонгерга эләгеп, аннан исән кала, Владивостокта 7 ел диңгезче булып хезмәт иткәч, Митрәйдә авыл Советы секретаре, 18 ел К.Маркс исем. колхозда рәис була. Әниемнең абыйсы Мөсәгыйть Мөкъсинов сугышта мәңгелеккә башын салды. Мөгътәсим абыйсы ак финнарга каршы сугышта катнаша, аннан Митрәйдә клуб мөдире булып эшли, комсомол активисты, чын артист иде. Сугыш алдыннан аны ронога эшкә алалар, ул да яудан әйләнеп кайтмады.
Без тыныч тормышта яшәсен өчен салкын окопларда, юеш землянкаларда әтиләребез әнә шулай соңгы канына кадәр көрәшкән, әни-апаларыбыз көнне-төнгә ялгап басуларда, фермаларда эшләгән.
Фәһимә Нәүмитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев