Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Сударушка” – “Каравон”да

Ел да Лаеш районының Никольское авылында үтә торган ХХ Идел буе рус фольклор фестивалендә Актүбәнең Гагарин исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Сударушка" вокаль һәм "Элегия" бию коллективлары да катнашты. Күпсанлы кунаклар арасында Санкт-Петербург, Мәскәү, Самара, Ульяновск һәм башка төбәкләр, әлбәттә инде, республикабызның күп кенә иҗат коллективлары да катнашты. Фестивальдә...

Ел да Лаеш районының Никольское авылында үтә торган ХХ Идел буе рус фольклор фестивалендә Актүбәнең Гагарин исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Сударушка" вокаль һәм "Элегия" бию коллективлары да катнашты.

Күпсанлы кунаклар арасында Санкт-Петербург, Мәскәү, Самара, Ульяновск һәм башка төбәкләр, әлбәттә инде, республикабызның күп кенә иҗат коллективлары да катнашты. Фестивальдә катнашучыларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков сәламләде.

Бәйрәм Санкт-Петербург шәһәренең танылган фольклор ансамбле "Иван Купала" чыгышы белән башланып китте. Яңгыр явып торуга карамастан, коллективлар әйлән-бәйлән җырларын дәвам итте. Тамашачы безнең "Сударушка" һәм "Элегия" чыгышларын да бик яратып, алкышларга күмде.

"Каравон"га 20 ел тулды. Безнең "Сударушка"га да шулкадәр үк. Әлеге фестиваль кебек үк безнең ансамбль дә борынгы йолаларны, милли мирасны саклап килә, бөек рус халкының җыр-биюләрен, мәдәниятен яшь буынга җиткерү, яшәтүне изге максатыбыз саныйбыз. Менә "Каравон" да һәркайсыбыз күңеленә кереп урнашты, әсир итте.

Иҗат төркемнәре фестивальдән зур тәэсирләр белән, репертуарны тагын да баету өстендә эшләргә дәрт, иҗади көч алып кайтты.

Н.Хвалеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев