Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Суда сак булыгыз!

Җәй - кояшта кызына, суда коена торган чор. Күпләребез суда һәм су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белеп бетерми, я булмаса, белә торып та, санга сукмый. Шуңа да нәтиҗәсе аянычлы төгәлләнергә мөмкин. Махсус билгеләнгән урыннарда гына коенырга кирәк. Безнең районда "Юбилейный" паркындагы бассейннан кала, башка сулыкларда су керү рөхсәт ителми. Авыл...

Җәй - кояшта кызына, суда коена торган чор. Күпләребез суда һәм су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белеп бетерми, я булмаса, белә торып та, санга сукмый. Шуңа да нәтиҗәсе аянычлы төгәлләнергә мөмкин.

Махсус билгеләнгән урыннарда гына коенырга кирәк. Безнең районда "Юбилейный" паркындагы бассейннан кала, башка сулыкларда су керү рөхсәт ителми. Авыл башлыклары куркыныч булган сулыкларга кисәтү такталары куярга, башка куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга тиеш. Су коенырга беркайчан ялгыз гына китмәгез! Кояш нык кыздырмаган иртә һәм кич - су керү өчен иң уңайлы вакыт. Тирәнлеге билгеле булмаган сулыкларга чуммагыз! Табигать кочагында икәнсез, сулыкның чиста, төбе тигез булып күренеп торган комлы яисә вак ташлы урынын сайлагыз. Табиблар 18 градустан салкын булган суга керергә киңәш итми. Ашаганнан соң, суга кергәнче 1-2 сәгать вакыт үтәргә тиеш. Көнозын ач килеш су коену да яхшыга илтмәс. Суга кергәнче, башта бераз кояшта кызынырга кирәк.

Килү белән суга ташланырга ярамый. Температураның кискен үзгәрүе кан тамырлары кысылуга китерергә мөмкин.

Спиртлы эчемлекләр куллансагыз, суга якын да килмәгез. Алкоголь хәрәкәт координацияләрен чикли, контрольне какшата, йөрәккә һәм кан юлларына зур удар ясап, суда көзән җыерырга мөмкин. Ә балаларга, хәтта йөзәргә өйрәнгән булсалар да, һәрчак игътибар кирәк, аларны күз уңында тотыгыз.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең Азнакай бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Суда сак булыгыз!