Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Спорт яңалыклары

Бокс Яшүсмерләр арасында узган бокс буенча традицион Бөтенроссия ярышларында безнең боксчы Ренас Галиев (тренеры - Мурат Галиев) 2 нче урынны яулады. Баулы шәһәрендә тренер И.С.Чернов истәлегенә багышланган бокс буенча 12 нче ачык Бөтенроссия турнирында "Юбилейный" спорт мәктәбе тренер-укытучысы М.Галиевта шөгыльләнүче Д.Фәттахов, А.Хисамов, А.Хәйруллин, М.Хәйретдинов уңышлы чыгыш ясап, беренче өчлеккә эләкте....

Бокс

Яшүсмерләр арасында узган бокс буенча традицион Бөтенроссия ярышларында безнең боксчы Ренас Галиев (тренеры - Мурат Галиев) 2 нче урынны яулады.

Баулы шәһәрендә тренер И.С.Чернов истәлегенә багышланган бокс буенча 12 нче ачык Бөтенроссия турнирында "Юбилейный" спорт мәктәбе тренер-укытучысы М.Галиевта шөгыльләнүче Д.Фәттахов, А.Хисамов, А.Хәйруллин, М.Хәйретдинов уңышлы чыгыш ясап, беренче өчлеккә эләкте.

Милли көрәш

Тымытык авылында спортчы Ильмир Гайсин истәлегенә багышланган милли татар-башкорт көрәше буенча яшүсмерләр турниры узды.

Ярышларда 7 команда катнашты. Тымытыклылар үзләрен иң яхшы итеп танытты. Чубар Абдул командасы - икенче, 89 нчы һөнәри лицей командасы өченче урынга лаек булды.

Шәхси зачетта үз авырлык категорияләрендә М.Ким, И.Нуретдинов, А.Гарипов, И.Харисов, Р.Фазлыев, Р.Камалов, Р.Нуриев, И.Алтынбаев, И.Муллаянов, А.Сафин, А.Алтынбаев беренчелеккә чыкты. И.Насыйпов, И.Шәрипов, К.Леонтьев, Д.Харисов, И.Вәлиев, А.Закиров, И.Гатауллин, Р.Хуҗин, И.Сафиуллин, Р.Заһидуллин, А.Шәйгарданов көмеш; Ә.Шөгаепов, Р.Сабирҗанов, Д.Сафиуллин, Н.Сабиров, Р.Йосыпов, И.Гафаров, Р.Рәшитов, А.Хәбибуллин, Р.Латыйфуллин, Р.Ибраһимов, Р.Садыйков бронза медальләр яулады.

Җиңел атлетика

Туймазы шәһәрендә Идел буе районнары һәм шәһәрләре арасында җиңел атлетика матчы үтте. Ярышларда Башкортостан, Татарстан, Оренбург өлкәсе шәһәрләреннән 17 командадан 300дән артык йөгерешче катнашты.

8 нче мәктәптән Искәндәр Иллалетдинов, 7 нче мәктәптән Илүзә Габидуллина, 8 нче мәктәптән Динара Ганиева үз яшьләре төркемендә бронзага ия булдылар.

Әлеге ярышларда Азнакай «Лидер» балалар спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 8 йөгерешче 2 һәм 3 өлкәннәр разряды нормативларын үтәде. Балаларны ярышларга Ф.Ильясов, И.Сәлифов, Г.Авзалова әзерләде.

Грек-рим көрәше

Май ае башында Түбән Камада 1999-2000 елгы үсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча ярышлар үтте Анда безнең шәһәр данын «Юбилейный» балалар спорт мәктәбе тренер-укытучысы С.Ногайбәков җитәкчелегендәге яшь көрәшчеләр командасы яклады.

Гимназиянең 5 сыйныф укучысы Илнур Вәлиев үз үлчәм категориясендә 2 нче урынны алды! Котлыйбыз!

Түбән Кама шәһәрендә узган грек-рим көрәше буенча IX Республика турнирында 8 мәктәпнең 2б сыйныфы укучысы Вадим Корбангалиев 2 нче урынны алды. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев