Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Спорт яңалыклары

Сынауны уңышлы уздылар Башкалада рафтинг буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярышларда Руслан Салифов җитәкчелегендәге Азнакай командасының тәүге тапкыр катнашуы. 8нче мәктәп укучылары Закир Салифов, Руслан Бобылев, Руслан Сабирҗанов, Нияз Нәбиуллин, Мансур Гәрәев һәм 3нче мәктәп укучысы Рамен Изимов составындагы команда спортның әлеге төре буенча шундый югары дәрәҗә ярышларда әле...

Сынауны уңышлы уздылар

Башкалада рафтинг буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярышларда Руслан Салифов җитәкчелегендәге Азнакай командасының тәүге тапкыр катнашуы. 8нче мәктәп укучылары Закир Салифов, Руслан Бобылев, Руслан Сабирҗанов, Нияз Нәбиуллин, Мансур Гәрәев һәм 3нче мәктәп укучысы Рамен Изимов составындагы команда спортның әлеге төре буенча шундый югары дәрәҗә ярышларда әле тәҗрибәгә ия булмаса да, аның берничә дисциплинасында катнашып яхшы гына күрсәткечләр яулады һәм слаломда 3нче урынга чыкты. Команда бәйгедә катнашу мөмкинлеге тудырган мәгариф идарәсе, спорт учреждениесе, Балалар иҗат үзәге җитәкчеләренә бик рәхмәтле.

Йөзү

«Лидер» балалар спорт мәктәбендә спартакиада чикләрендә район мәктәпләре җыелма командалары арасында ярышлар үтте.

Анда 5 нче мәктәп спортчылары чемпион, ә 4 нче мәктәп - көмеш медальгә ия булды. Лидерлар өчлеген 2 нче мәктәп йөзүчеләре япты.

Яр Чаллыда йөзү буенча ачык турнир үтте. «Лидер» балалар спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Ризалина Ульданова аркада 100 метр арада йөзүдә (тренер Э.Куртаметова) көмеш медальгә ия булды.

Бадминтон

Әлмәттә ТР Көньяк-Көнчыгыш лигасы беренчелегенә бадминтон ярышлары үтте. Ринат Сафин җитәкчелегендәге «Лидер» балалар спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уңышлы чыгыш ясап, район янчыгын 5 алтын, бер көмеш һәм бер бронза белән тулыландырды. Хәзер алар Казан шәһәрендә узачак ТР беренчелегенә әзерләнәләр.

Казан шәһәре «Баскет-холл»ында бадминтон буенча республика беренчелеге узды. Республиканың 18 районыннан килгән 250 спортчы арасында Кәкре Елгадан Р.Сөнгатуллин 4 нче урынны алды.

Җиңел атлетика

Узган атнада «Лидер» балалар спорт стадионында ДЮСШ беренчелегенә җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Ярышлар программасына 60 һәм 500 метрга йөгерү, озынлыкка сикерү кергән иде. Анда Азнакай шәһәренең 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8 нче һәм Актүбә бистәсенең 1 һәм 2 нче мәктәп укучылары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев