Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Спорт аша сәламәтлек – үзәк тема

"Азнакайнефть" идарәсенең "Каенкай" сәламәтләндерү базасында узган атна азагында "Татнефть" компаниясе профсоюз активының өйрәтү-күнегү семинары булды. Аның эшендә нефть чыгару идарәләренең профсоюз комитеты рәисләре һәм спорт буенча инструкторлары - барлыгы җитмештән артык кеше катнашты. Очрашуның төп темасы - безнең идарәдә физкультура-сәламәтләндерү эше куелышын өйрәнү булды. Кунаклар әлеге актуаль чараны оештыру үзенчәлекләре...

"Азнакайнефть" идарәсенең "Каенкай" сәламәтләндерү базасында узган атна азагында "Татнефть" компаниясе профсоюз активының өйрәтү-күнегү семинары булды. Аның эшендә нефть чыгару идарәләренең профсоюз комитеты рәисләре һәм спорт буенча инструкторлары - барлыгы җитмештән артык кеше катнашты.

Очрашуның төп темасы - безнең идарәдә физкультура-сәламәтләндерү эше куелышын өйрәнү булды. Кунаклар әлеге актуаль чараны оештыру үзенчәлекләре буенча фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

Семинарның пленар өлешендә "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары-баш инженер Расих Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул коллективның бүгенгесе, алда торган бурычлар белән кыскача гына таныштырып үтте. Идарәнең профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов цех профкомнары белән урыннарда ел әйләнәсендә оештырыла торган физик культура һәм спорт чаралары, нефтьчеләрнең ялын оештыруда профсоюз комитетының роле, үткәрелгән чаралар турында аңлатты.

Эшлекле сөйләшүдә "Татнефть" җәмгыяте профкомы рәисе урнбасарлары Марсель Бикморатов, Андрей Зимин катнашты һәм чыгыш ясады.

Идарәнең спорт-сәламәтләндерү цехы методистлары, кунаклар катнашында, спортның берничә төре буенча осталыкка көч сынашу уздырды. Алар чаңгыда узыштылар, пневматик мылтыктан аттылар, волейбол һәм боулинг уеннарында ярыштылар. Җиңүче командалар һәм аерым җиңүчеләр истәлек бүләкләренә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт аша сәламәтлек – үзәк тема