Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Социаль бизнес» гранты

ТРда социаль эшмәкәрлекне үстерүне яклау максатыннан ТР хөкүмәте тарафыннан бирелүче Грант. Кемгә бирелә: 1.Татарстан Республикасында теркәлеп, үз эшчәнлекләрен тормышка ашыручы эшмәкәрләргә. 2. Социаль эшмәкәрлекнең түбәндәге өлкәләрендә шөгыльләнүче эшмәкәрләргә бирелә: Үзмәшгульлекне дә кертеп, һөнәри ориентация һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм; гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау, физик культура һәм массакүләм...

ТРда социаль эшмәкәрлекне үстерүне яклау максатыннан ТР хөкүмәте тарафыннан бирелүче Грант.
Кемгә бирелә:
1.Татарстан Республикасында теркәлеп, үз эшчәнлекләрен тормышка ашыручы эшмәкәрләргә.
2. Социаль эшмәкәрлекнең түбәндәге өлкәләрендә шөгыльләнүче эшмәкәрләргә бирелә:
Үзмәшгульлекне дә кертеп, һөнәри ориентация һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм; гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау, физик культура һәм массакүләм спорт, балалар һәм яшьләр түгәрәкләре, секция, студияләрендә занятиеләр алып бару;
медицина техникасын, протез-ортопедия әйберләрен, шулай ук инвалидлык профилактикасы яки инвалидларны реабилитацияләү өчен файдаланырга мөмкин булган техник чаралар, автомототранспорт, материаллар җитештерү һәм сату;
культура-агарту эшчәнлеген тәэмин итү (театрлар, мәктәп-студия, музыкаль учреждениеләр, иҗади остаханәләр);
халыкка көнкүреш һәм социаль хезмәт күрсәтү;
даими рәвештә матбугат басмаларын, шулай ук мәгариф, фән һәм мәдәният белән бәйле китап продукциясен чыгару.
3. инвалидлар; 3 яшькә кадәр балалары булган аналар; җәза урыннарыннан азат ителүчеләр (азат ителгәннән соң 2 ел дәвамында); запастагы хәрби хезмәткәрләрне эш белән тәэмин итүче эшмәкәрләр.
Субсидия алда язылган өч шартны да үтәгән очракта түләнә.
Субсидия күләме:
Грантлар 600 000 (алты йөз мең сум) күләмендә, ләкин бизнес-проектның тулы бәясенең 85 процентыннан да артык түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Социаль бизнес» гранты