Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәребезнең Татарстан мәйданында “Без – җир балалары” акциясе узды

Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы кысаларында шәһәребезнең Татарстан мәйданында "Без - җир балалары" акциясе узды. Ык буе территориаль идарәсе баш белгече Алианна Мансурова бу акциянең планетабызны, табигатебезне саклауга юнәлдерелгән чара булуын билгеләп үтте һәм туган ягыбызның гүзәллеген сакларга чакырды. Һәр мәктәп "Бер кошны да оясыз калдырмыйбыз", "Без Россиянең...

Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы кысаларында шәһәребезнең Татарстан мәйданында "Без - җир балалары" акциясе узды.
Ык буе территориаль идарәсе баш белгече Алианна Мансурова бу акциянең планетабызны, табигатебезне саклауга юнәлдерелгән чара булуын билгеләп үтте һәм туган ягыбызның гүзәллеген сакларга чакырды.
Һәр мәктәп "Бер кошны да оясыз калдырмыйбыз", "Без Россиянең чиста шәһәрләре яклы", "Табигатьне бергәләп саклыйк", "Балалар табигать яклы" дигән конкурсларда экология буенча үз эшчәнлекләрен ачып бирергә тырышты.
Укучылар шимбә өмәләрендә, "Чиста урманнар", "Беренче чәчәкләр", "Табигать һәм хезмәт", "Кызыл китап", "Кыргый табигать утраулары" һ.б. шундый акцияләрдә, "Туган ягым - яшел бишек", "Урман гүзәлләрен саклыйк", "Минем кече ватаным" кебек экологик конкурсларда актив катнашалар.
-Без "Парклар маршы" акциясенә кушылып, 60 төп каен һәм 16 төп җиләк-җимеш куагы утырттык, - ди 9 нчы мәктәп укучылары.
Лениногорск политехник колледжы филиалы студентлары да территорияләрен төзекләндерүдә яңа технологияләр файдаланганнар.
Конкурс программасында һәр катнашучының чыгышы эчтәлекле булды. Бәйге нәтиҗәләре буенча 5нче мәктәп беренчелекне яулады. Икенче урында - гимназия, өченче урында - 8 нче мәктәп.
-Моннан соң урамга чүп ташламассыздыр инде? - дип кызыксынам акциядә катнашучы гимназия укучыларыннан.
-Ә без беркайчан да чүпләмибез! - дип кыю җавап бирде алар.
Француз язучысы Антуан де Сент-Экзюпери иртән торып үзеңне тәртипкә китергәннән соң планетаны тәртипкә китерергә чакырган. Һәркем моны башта үз ишек алдыннан, урамыннан, шәһәреннән башласын иде.
Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәһәребезнең Татарстан мәйданында “Без – җир балалары” акциясе узды