Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәрдә язгы чистарыну эшләре ныклы контрольгә алынды

Оешма-предприятиеләр зур оешканлык белән өмәләр уздыра, урамнарны төзекләндерә. Ләкин хезмәт коллективлары һәм ТСЖ хезмәткәрләренә генә салынырга ярамый. Без, шәһәрдә, авылларда яшәүчеләр дә, бу мөһим, уртак эштән читтә калмасак иде. Ә бит күпвакыт чүп-чарны кая туры килә, шунда ташлап китәбез. Ә инде пакетка тутырган чүпне, буш шешәләрне фатир тәрәзәсеннән яки балконыннан...

Оешма-предприятиеләр зур оешканлык белән өмәләр уздыра, урамнарны төзекләндерә. Ләкин хезмәт коллективлары һәм ТСЖ хезмәткәрләренә генә салынырга ярамый. Без, шәһәрдә, авылларда яшәүчеләр дә, бу мөһим, уртак эштән читтә калмасак иде. Ә бит күпвакыт чүп-чарны кая туры килә, шунда ташлап китәбез. Ә инде пакетка тутырган чүпне, буш шешәләрне фатир тәрәзәсеннән яки балконыннан ташлау - монысы инде бернинди кысага да сыймый...
Мәсәлән, бер генә очрак. Шимбә өмәсендә Төзүчеләр урамы, 13нче йорттагы бер фатирның балкон астындагы мәшхәрне күреп, ах итүчеләр күп булды. Монда яшәүчеләр кыш буе чүпне махсус контейнерларга илтеп азапланмаган, турыга аска гына ташлаган. Шешәсе дә, көнкүреш калдык-постыгы да шунда. Күп тә узмады балконнан башын тыгып, бер ир күренде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗевның: "Нишләп монда чүп ташлыйсың?" - дигән соравына ир кеше: "Минем чүп түгел", - дип кенә җавап бирде. Эшләгән кешеләрне икенче кат балконыннан хозурланып күзәтеп торды да, кереп китте. Әлбәттә, кешенең кулыннан тотмагач, мондагы чүпне ул ташлаган дип инкарь итеп булмый. Ләкин ни дисәң дә, чүп хуҗалары шушы йортта бит! Аны беркем дә каяндыр читтән алып килеп ташламый.
Җирлегебездә санитар икеайлык бара. Шәһәрдәшләребезнең бик азы гына җыештыру өмәләренә кушыла. Күбесе башкалар эшләгәнгә риза булып, өмәчеләрне балконнан, тәрәзәдән генә күзәтә.
Ләкин иң гади кагыйдәләрне үтәп, тирә-ягыбызны чиста тотмагач, шимбә өмәләре үткәрүдән ни файда?! Чүп җыюны торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре җилкәсенә генә аударып калдыру һич урынлы түгел. Башкалар эшен бәяләргә, хөрмәт итәргә кайчан өйрәнербез?
Яз - чүп-чардан, пычрактан, искедән арыну вакыты. Әйдәгез, бергәләп ямьле җәйләргә чиста урам-парклардан атлыйк!
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәһәрдә язгы чистарыну эшләре ныклы контрольгә алынды