Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шигърият

Илдус Гыйләҗев Кемнәр ничек булдыра Яшь киленнәр сөлге бирә, Әби-чәби йомырка. Соңарганнар кыз-кыркынны Кибетләргә йөгертә. Ярышларга, көрәшләргә Хәстәр алдан күрелә. Татарның бар гаме, яме Сабантуйда күренә. Мин дә өлеш кертим әле, Хәтерләре калмасын: Матур шигырь бизәп торсын Сабан туе колгасын... Хәйләкәрләр дә инде Ике туган - татар, башкорт Яши гавам...

Илдус Гыйләҗев

Кемнәр ничек булдыра

Яшь киленнәр сөлге бирә,

Әби-чәби йомырка.

Соңарганнар кыз-кыркынны

Кибетләргә йөгертә.

Ярышларга, көрәшләргә

Хәстәр алдан күрелә.

Татарның бар гаме, яме

Сабантуйда күренә.

Мин дә өлеш кертим әле,

Хәтерләре калмасын:

Матур шигырь бизәп торсын

Сабан туе колгасын...

Хәйләкәрләр дә инде

Ике туган - татар, башкорт

Яши гавам көнләштереп:

"Пар куалар" читтән җыйган

Хоккейчылар көрәштереп.

... Бер- берсенә булган үпкә

Әйләнә дә кала чүпкә.

Хәтәр адым

Шәһәр бит ул тынны, аңны кыса,

Фикереңне бәйли, оета.

Матди ихтыяҗны алга куеп,

Ник туганын кеше оныта.

Авылларын ташлап киткәннәрне

Мин, мөгаен, мәңге аңламам.

Табигатьтән аерылган затлар

Ерагая төсле Алладан...

Үзебездән тора

Гарәпчә дә яздык, латинча да,

Бүген сызгалыйбыз - кириллица.

Кытайларныкын да өйрәнербез,

Исән калыр өчен кирәк булса.

Рухыбыз бит яши, үзгәрмәде!

Барып чыкмый әле аларчарак.

... Язу-сызу гына тезләндермәс,

Фикер йөртә белсәк татарчалап...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев