Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шаянлыкта һәм тапкырлыкта көч сынаштылар

КВН - танылган уен. Төрле коллективларның командалары анда шаянлыкта һәм тапкырлыкта көч сынаша. Азнакайлылар да әлеге уенны үз итте. Бу юлы "Профессионал" (89 нчы һөнәри лицей), "Отчаянные перегонщики" (ЦКППН) һәм "Утомленные нефтью" (ЦДНГ) командалары тамашачыларга һәм җанатарларга елмаю белән уңай егәр бүләк итте. Уен дүрт этапта узды: сәламләү, сорауларга җаваплар,...

КВН - танылган уен. Төрле коллективларның командалары анда шаянлыкта һәм тапкырлыкта көч сынаша. Азнакайлылар да әлеге уенны үз итте.

Бу юлы "Профессионал" (89 нчы һөнәри лицей), "Отчаянные перегонщики" (ЦКППН) һәм "Утомленные нефтью" (ЦДНГ) командалары тамашачыларга һәм җанатарларга елмаю белән уңай егәр бүләк итте. Уен дүрт этапта узды: сәламләү, сорауларга җаваплар, "Матур киләчәк" темасына импровизация һәм музыкаль өй эше. Барлык конкурслар нәтиҗәләре буенча "Утомленные нефтью" командасы җиңеп чыкты. Икенче урынны - "Отчаянные перегонщики", өченче урынны - "Профессионал" алды. Һөнәри лицей укучылары беренче тапкыр уйнауларына карамастан, җитди көндәш булдылар, ә Лилия Бәдретдинова тамашачылар симпатиясе призын алды. Һәр команда да диплом һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Жюри әгъзалары алга таба КВНда күбрәк командалар катнашсын иде дигән теләк белдерде, чөнки актив яшьләр позитив фикер йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев