Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шаулап үсәр агачлар

Агачларны юкка гына җиребезнең яшел калканы димиләр. Сулаган һавабызның сафлыгы, елга-күлләребезнең мул суы шул калканның никадәр ышанычлы булуына бәйле. Һәр кеше үз гомерендә бер тапкыр булса да агач утыртырга тиеш, ди халык. Республикада игълан ителгән «Үз агачыңны утырт!» акциясе дә моның ачык мисалы булып тора. Акция кысаларында районда да яшелләндерү...

Агачларны юкка гына җиребезнең яшел калканы димиләр. Сулаган һавабызның сафлыгы, елга-күлләребезнең мул суы шул калканның никадәр ышанычлы булуына бәйле.
Һәр кеше үз гомерендә бер тапкыр булса да агач утыртырга тиеш, ди халык. Республикада игълан ителгән «Үз агачыңны утырт!» акциясе дә моның ачык мисалы булып тора. Акция кысаларында районда да яшелләндерү эшләре киң масштабта алып барыла. Муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин сүзләренчә, агач утырту өчен хәзер иң кулай вакыт. Шуны күз уңында тотып, узган атнада уздырылган агач утырту көннәрендә беркем дә читтә калмады - районыбыз җитәкчеләре дә, учреждение-оешма хезмәткәрләре дә, укучылар да шәһәр һәм районны яшелләндерүгә зур өлеш кертте. «Татнефть» ААҖ һәм «МППБиО» җәмгыяте исә махсус техника белән тәэмин итте. Уртак тырышлык белән 9нчы мәктәп янында һәм Мәнәвездә нарат агачлары утыртылды.
«Әлегә табигать шарт­лары уңай тора, урман хуҗалыгыннан алынган үсентеләр яхшы сыйфатлы, шуңа күрә дә утырткан агачларның күбесе үсеп китәчәк дип ышанабыз», - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров.
Сүз уңаеннан, агач утырту, яшәгән шәһәребезне яшелләндерүгә зур игътибар бирелә. Яз көне шәһәр урамнарына 1 меңнән артык яшь агач утыртылган. Марсель Зөфәр улы 5 мең агач утырту бурычын куйды. Киләчәктә шәһәр территориясендә Шәйхетдинов микрорайонында, агач утырту планлаштырылган. Биредә яңа гаилә корган парлар паркы да калкып чыгачак. Димәк, Азнакайны иң яшел торак пункт итү мөмкин эш. Ә моның өчен һәркем үз агачын утыртырга тиеш.
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шаулап үсәр агачлар