Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Ул моннан йөз еллар элек хезмәт ияләренең үз хокуклары өчен көрәшендә бердәмлек көне буларак барлыкка килгән. Бүген исә 1 Майны тынычлык һәм килешү көне буларак билгеләп үтәбез. Аны барлык буыннар да ярата һәм ул дөрестән дә иң якты бәйрәмнәрнең берсе. Яз белән табигать тә яңара, ямьләнә. Азнакайлылар тырышлыгы белән шимбә...


Ул моннан йөз еллар элек хезмәт ияләренең үз хокуклары өчен көрәшендә бердәмлек көне буларак барлыкка килгән. Бүген исә 1 Майны тынычлык һәм килешү көне буларак билгеләп үтәбез. Аны барлык буыннар да ярата һәм ул дөрестән дә иң якты бәйрәмнәрнең берсе.
Яз белән табигать тә яңара, ямьләнә. Азнакайлылар тырышлыгы белән шимбә өмәләреннән соң шәһәребез, бистәләребез, авылларыбыз урамнары чистарып, яшәреп калды. Күтәренке кәеф белән киләчәккә планнар корабыз. Игенчеләребез зур көч туплап, чәчүгә төште. Бу көзен яхшы уңыш җыеп алырбыз дигән өмет тудыра. Уртак көч белән алга куйган барлык максатларыбызга ирешербез дип ышанам.
Сезгә бәйрәм көнендә тынычлык, сәламәтлек, ватаныбыз һәм гаиләләребез чәчәк ату өчен тырыш хезмәттә уңышлар телим.
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!