Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сабан туе – мәйданда, гөрләсен һәр йөрәктә!

Хөрмәтле азнакайлылар, килгән кунаклар! Сезнең барчагызны Азнакай район Советы, башкарма комитеты, шәһәр һәм район депутатлары корпусы исеменнән халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе белән ихлас күңелдән котлыйм! Сабан туе басуларда киеренке эшләрдән соң, бар табигать яшеллеккә төрелеп, игеннәрнең шаулап үсеп-күтәрелеп килгән җәйнең иң матур чагына туры килә. Борынгыдан ук игенче...

Хөрмәтле азнакайлылар, килгән кунаклар!

Сезнең барчагызны Азнакай район Советы, башкарма комитеты, шәһәр һәм район депутатлары корпусы исеменнән халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе белән ихлас күңелдән котлыйм!

Сабан туе басуларда киеренке эшләрдән соң, бар табигать яшеллеккә төрелеп, игеннәрнең шаулап үсеп-күтәрелеп килгән җәйнең иң матур чагына туры килә. Борынгыдан ук игенче хезмәтенә зур кадер, хөрмәт булган. Быел да Сабантуй бәйрәмен кыр хезмәтчәннәре яхшы нәтиҗәләр, киләчәккә зур өметләр белән каршылыйлар. Районыбыз республикада чәчүне иң беренче башлап, беренчеләрдән булып тәмамлады. Төп туендыручыбыз җир икәнен истән чыгармаучы нефтьчеләр, төзүчеләр, транспортчылар, бүтән һөнәр ияләре дә быелгы чәчүдә булдыра алганча ярдәм күрсәттеләр.

Бүген безнең алда тагын да зуррак бурычлар тора - чәчүлекләрне тәрбияләү, терлек азыгы әзерләү, җиң сызганып мул уңыш өчен көрәшү.

Быелгы Сабантуйның да истә калырлык шатлыклы мизгелләре күп булыр, аның күтәренке рухы киләчәктә игелекле гамәлләр кылу өчен көч-дәрт һәм илһам бирер дип ышанам. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телим! Табыннарыбыз мул, тормышыбыз тыныч-имин булсын! Бәйрәм белән сезне!

Марсель Шәйдуллин, район башлыгы вазифаларын башкаручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев