Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәрьяклап үрнәк

Минем бабам - Әкрам Таҗетдинов - «Сәяси һәм хәрби хәзерлек отличнигы». Ул Ногинск шәһәрендә ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Аның исеме дә баһадирларныкы! Ул көчле, тәвәккәл, зирәк, киң күңелле: нинди генә авырлыклар турында сүз барса да, һәрчак һәркемгә ярдәмгә килергә әзер. Выкытын да, көчен дә кызганмый. Бик кыен хәлләрдән дә чыгу...

Минем бабам - Әкрам Таҗетдинов - «Сәяси һәм хәрби хәзерлек отличнигы». Ул Ногинск шәһәрендә ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Аның исеме дә баһадирларныкы! Ул көчле, тәвәккәл, зирәк, киң күңелле: нинди генә авырлыклар турында сүз барса да, һәрчак һәркемгә ярдәмгә килергә әзер. Выкытын да, көчен дә кызганмый. Бик кыен хәлләрдән дә чыгу юлын таба белә ул.

Әкрам бабам минем тормыш укытучым, тәрбиячем, киңәшчем: хаталарымны күреп, аларны төзәтү юлларын бик оста аңлатып бирә.

Ул - гаиләбезнең ныклы терәге. Аның игътибарга лаеклы тормышы һәм матур киләчәк төзү өчен куйган тырышлыгы яшьләргә үрнәк булып тора. Көр күңелле, тырыш, кыю булуы бүгенге көндә дә бабама тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә.

Ул мине намуслы, һәр кылган гамәлем өчен җаваплы булырга, әхлаклы, тәртипле тормыш алып барырга өйрәтә. Хөрмәткә лаеклы кеше, киләчәктә үз гаиләмнең ныклы терәге булырга әзерли мине Әкрам бабам.

Руслан САФИН, Актүбә бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев