Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рубльнең артка тәгәрәве буенча азнакайлылар ни дип уйлый

Бүгенге икътисад җәмгыятьне умарта күчедәй гөжләтә. Киләсе елга төрле дәрәҗә бюджетның каешны ныграк кысачагын инде аңлап алган халык та кесәсен барлый, гаилә бюджетын чамалап эш итә башлады. Эш урыннарында коллегаларның үзара сөйләшүләрендә дә, автобуста булсынмы, кибет-базарларда гәпләшүләрдә - бу хакта сүз ешрак кузгала башлады кебек. Милли акчабыз - сумның (рубльнең)...

Бүгенге икътисад җәмгыятьне умарта күчедәй гөжләтә. Киләсе елга төрле дәрәҗә бюджетның каешны ныграк кысачагын инде аңлап алган халык та кесәсен барлый, гаилә бюджетын чамалап эш итә башлады.
Эш урыннарында коллегаларның үзара сөйләшүләрендә дә, автобуста булсынмы, кибет-базарларда гәпләшүләрдә - бу хакта сүз ешрак кузгала башлады кебек. Милли акчабыз - сумның (рубльнең) тоткан позициясен бераз какшатып алуы да моңа сәбәпче. Райондашлар, шәһәрдәшләребез "каешны ныграк буарга кирәк"не ничегрәк аңлый, икътисад ягы аларны борчылдырамы? Чираттагы сораштыруда шуңа җавап эзләдек.
Клара Рәхимҗанова, бюджет өлкәсе хезмәткәре:
-Хәзерге чорны 1998, 2008 еллар белән чагыштыралар. Шәхсән безнең гаилә бернинди кыенлык, кырынлык кичерми. Саклык банкында бераз тупланган акчабыз бар, аны алырга да җыенмыйбыз. Процентын "эшләп бетерсен" әле, аннан күз күрер. Кибеттә бәяләр дә шул элеккеге чама. Пошаманга төшәрлек берни дә күрмим. Дөрес, кибетләрдә бер үк төрле әйбергә бәя төрлечә, шуннан чыгып, башта бәяләрне карап, чамалап йөрим, кирәкле әйберне аннан соң гына, үземә кулай җирдән алам.
Мәрьям Галиева, пенсионер:
-Рубль тәгәри, дип бик нык сөйлиләр инде. Йомгак түгел, әллә ни тәгәри алмас. Әнә, Путин Федераль Җыен депутатларына юлламасында спе-кулянтларга ирек куймаска, дип әйтте. Иркенәйтмәячәк тә ул аларны.
Илһам Садриев, предприятие эшчесе:
-Сәүдәгәрләр икътисад мөшкеллеген сылтау итеп тә, бәйрәмнәр алдыннан да бәяләрне күтәрергә бик маһир. Шуңа да җәмәгатем белән Яңа елга бүләк-санак, тәм-том ишене алдан алып куярга кирәк, дип киңәшләштек тә, кибеткә чыктык әле менә. Балалар, оныкларны да көтәбез, кунаклар да киләсе...
Виталий Кондратьев, шофер:
-Икътисади кыенлыкны минем кебек бүген йорт салып ятучылар кемгә караганда да ныграк тоя торгандыр. Без дә киләсе елга гаилә бюджетын ныклап планлаштырып куйдык. Конкуренция күп булган җирдә бәяләр әллә ни үзгәрми ул. Үзебезнең илдә җитештерелгән товарларга өстенлек бирелсә, аларны җитештерүчеләргә ярдәм-яклау булса, акчаның (рубльнең) бәясе төшмәс, киресенчә ныгыячак кына.
Лиза Нурлыева сораштырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рубльнең артка тәгәрәве буенча азнакайлылар ни дип уйлый