Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия Кубогының III этабында Азнакай автоузышчылары өченче булды

Узган ял көннәрендә Азнакай ипподромында кышкы треклы автоузышлар буенча "Милли" төркемендә Россия Кубогының III, Татарстан Республикасы Чемпионатының II этабында ("Милли" һәм "Берләштерелгән" төркемнәрендә) тәҗрибәле пилотлар да, дебютантлар да катнашты. Автоузышларның бер үзенчәлеге аның әфганстан җирлегеннән совет гаскәрләренең чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан оештырылуы булды. Анда Мәскәү, Тольятти, Самара, Пушкино, Казан,...

Узган ял көннәрендә Азнакай ипподромында кышкы треклы автоузышлар буенча "Милли" төркемендә Россия Кубогының III, Татарстан Республикасы Чемпионатының II этабында ("Милли" һәм "Берләштерелгән" төркемнәрендә) тәҗрибәле пилотлар да, дебютантлар да катнашты. Автоузышларның бер үзенчәлеге аның әфганстан җирлегеннән совет гаскәрләренең чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан оештырылуы булды. Анда Мәскәү, Тольятти, Самара, Пушкино, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Азнакайдан 16 спортчы кар бураны астында көч сынашты.

Ярышларны ачу тантанасында кунакларны, тамашачыларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, быелгы автоузышлар җитәкчесе Миргазиян Динмөхәммәтов сәламләп, спортчыларга уңышлар теләде.

Ярышларны ТР ФАМС кросс һәм треклы автоузышлар комитеты рәисе, Бөтенсоюз категорияле хөкемдар, РСФСРның атказанган тренеры Аркадий Дадаев быел да үзенең соклануын яшермәде:

- Азнакай узган ел мие куандырган булса, быел тагын да ныграк шаккатырды. Мин оештыручычларга иң югары бәяне бирәм. Башка калалар белән чагыштырганда ул үзен күпкә өстен күрсәтте. Билгеле булганча, Татарстанда автомобиль узышлары бары тик Азнакай, Яр Чаллы һәм Усадда гына үткәрелә. Биредә мин трассада тавыш көчәйтүче 16 колонка санадым, боз - идеаль, калынлыгы 27 см - үзем тикшердем! Кыскасы, спортчылар, тамашачы өчен дә барлык шартлар бар һәм алар тиешле сыйфатта иде, - диде Рязань кунагы.

Автоузышларны оештыруга гаять зур өлеш кертүче, үзе дә, улы Айгиз дә шушы спорт белән җенләнүче, Миргазиян Динмөхәммәтовның кече улына да әлеге "чир" йоккан, күрәсең: 5 яшьлек Әмир карт машинасында ярышларга старт бирде. Атаклы чемпион егетләребезнең олы спортка башлыча картинг аша килүен исәпкә алсаң, спортның бу төрен дәвам итүчеләребез димәк, бар. Ә Миргазиян Динмөхәммәтов бүген Азнакайда балалар өчен картинг мәйданы булдыру белән дә мәшгуль.

Кышкы треклар - сокландыргыч, азартлы тамаша. Шимбә көнне кышкы спорт төрләрен сөючеләр "Милли" төркемендә көч сынашучыларны хозур кылды..

Трассада очрашкан иң көчле спортчылар Дмитрий Брагин, Тимур Тимерҗанов, Айгиз Динмөхәммәтов, Олег Жаворонков быел да җанатарларга күпләгән кызыклы мизгелләр бүләк итеп, бик күп тапкырлар дулкынланырга мәҗбүр итте. Биредә бик югары тизлекләр дә, бик киеренке, хәтта кайвакыт бәрелешүләр белән тәмамланучы көрәш тә булды. Автоспорт сөючеләргә нәкъ менә кискен мизгелләр адреналин өстәде дә инде!

Россия Кубогының III этабы кысаларында узган ярышта Россиянең танылган узышчысы, Тольятти егете Дмитрий Брагин - беренче, халыкара класслы спорт мастеры Олег Жаворонков (КАМА-EURO) - икенче, Тимур Тимерҗанов ("Намус") өченче булды.

Ә инде Татарстан Чемпионатының икенче этабының "Милли" зачетында җиңүче булып Олег Жаворонков танылды.

Якшәмбе көнне әфган сугышында катнашып, әфганстан җирлегендә батырларча вафат булган Сәхбиев Мәдәррис Әнәс улы, Гыйльфанов Фәнис Әзһәм улы, Кандауров Николай Петрович, Иванов Евгений Николаевич, Латыйпов Фаяз Мәзһәр улы, Бәдретдинов Наил Рәшит улы истәлегенә дә узышлар булды.

Ярышларда тагын бер үзенчәлекле вакыйга - анда "Париж-Дакар" ралли марафонында 12 тапкыр дөнья чемпионы булган "КАМАЗ-мастер" командасыннан Фәрит Бәдретдинов һәм Василий Квачев экипажы чакырылуы булды. Ир-егетләр Чаллыдан килгән, зур җиңүләр яулап кайтуга ирешкән "КамАЗ" машинасы кырыннан китмәде дә диярлек.

- "КАМАЗ-мастер" командасы оешуга 25 ел, ул 23 тапкыр "Дакар"да катнашып, 12 тапкыр абсолют җиңүгә иреште, - ди Татарстан һәм Россиянең атказанган спорт мастеры, 8 тапкыр Россия чемпионы Фәрит Бәдретдинов. Кич белән билгеле спортчылар Балалар иҗаты үзәгендә шәһәр укучылары белән очрашып, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар да бирделәр.

Икенче көнне ярышларны Дакар җиңүчеләре ачты. Алар һава торышы кинәт кенә җылытудан эрегән боз трассасын беренчеләрдән булып сынады. Авыр шартларда йөзләгән километр ком чүлен гизгән спортчылар өчен боз өслегеннән машина белән узу балачага уены кебек кенә тоелды. Авыр йөк машинасының барлык мөмкинчелегн күрсәтеп, алар тамашачыларга онытылмас мизгелләр бүләк итте

"Берләштерелгән" төркемендә Республика Чемпионатының икенче этабында җиңү өчен Татарстаннан 16 пилот көч сынашты. Ипподромга килгән тамашачының һәрберсе, әлбәттә, якташларыбыз Айгиз һәм Илшат Динмөхәммәтовлар өчен җан атты. Автоспортта нәтиҗәләрне алдан билгеләп, фаразлап булмый, һәркем көтмәгәндә җиңү яуларга мөмкин, шуңа да кискен борылышларда җанатарлар якташларыбыз өчен борчылган булса, алга чыккан очракта, дәррәү торып, азнакайлыларны алкышлады.

Азнакай муниципаль районы башлыгы призына кышкы треклы автоузышлар буенча ТР Чемпионатының II этабының "Берләштерелгән" төркемендә беренче урынны Тимур Тимерҗанов яулады. Икенчедә - Казаннан Айдар Нуриев. Олег Жаворонков пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Айгиз һәм Илшат Динмөхәммәтовлардан торган "Азнакай" спорт-техника клубы команда беренчелегендә өченче булды.

Спортның иң кызыклы, экстремаль һәм иң зур тизлекле төрләреннән берсе саналган кышкы бозлы юлдагы автомобиль узышлары әнә шундый нәтиҗәләр белән тәмамланды. Җиңүчеләрнең дә, башка катнашучыларның да ял итәргә вакыты юк. Алда ныклы әзерлек таләп итүче яңа стартлар, яңа җиңүләр көтә.

Таңсылу САНИЕВА

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Кубогының III этабында Азнакай автоузышчылары өченче булды